Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим бадминтончылары Россия беренчелегендә көчләрен сынады

26-30 октябрь көннәрендә райондашларыбыз Нурислам Шәйхуллин һәм Айнур Җәлилов Россия жыелма командасы составына керү өчен Түбән Новгород шәһәрендә узган сайлап алу ярышларында катнашты.

Шәхси беренчелектә Айнур Җәлилов - 5 нче, Нурислам Шәйхуллин 9 нчы урынга лаек булды. Парлы уенда исә Алексеевск районыннан Денис Вафин белән Айнур Җәлилов 3 нче урынны алдылар. Россия жыелма командасы составына үтүчеләрнең исемлеге шушы көннәрдә билгеле булачак, дип хәбәр итәләр районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Егетләрнең тренерлары Инсаф Ханов ярышларда катнашырга ярдәм иткәне өчен "Радиал" ҖЧҖ җитәкчесе Илдус Галиевка рәхмәтен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X