Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән ярты миллион сум акча юкка чыккан

12 июньнән 18 июньгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 50 хәбәр керде. Алар арасында колыны белән бия югалу турындагы хәбәргә аерым тукталыйк. Шуганка авылында яшәүче гамсез хуҗасы атны урамда калдыра - йорт каршында бәйләп куя. Шуның белән бурларга уңайлык тудыра. Хәзер бу эш буенча оператив-эзләү...

Бер очрак буенча җинаять эше ачылды: Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән зур суммада акча югала. Ни сәбәпле ярты миллион сум акча банкта түгел, ә өйдә сакланган - бу сорау әлегә ачык кала. Хуҗабикә озак вакытка каядыр киткәндә, өй карап торырга һәм гөлләргә су сибәргә, дип, ачкычын бер танышына калдыра. Оператив тикшерүләр барышында ачыкланганча, ышанычлы зат төн үткәрергә өйгә гашыйкларны керткәләгән икән. Нәтиҗә: акча юкка чыккан, ә гөлләр - шау чәчәктә.

Хокук тәртибе саклау һәм миграция законнары өлкәсендә административ хокук бозулар өчен 153 беркетмә төзелгән, шул исәптән 144е - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Кинәт үлү очраклары - 3, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлеге штабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X