Мөслим-информ

Мөслим авыл җирлегенең отчет сессиясе узды (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

13 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим муниципаль районы Мөслим авыл җирлегенең отчет сессиясе узды. Сессия утырышында район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов узган 2014 елда башкарылган эшләр белән таныштырды, алдагы көннәргә билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Сессиядә катнашучылар җирлекнең экономик торышына да бәя бирде. Мөслимлеләр үзләрен борчыган сораулары белән дә чыгыш ясады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: