Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурлады

Районда авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Анда район җитәкчелеге, инвесторлар, агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгать комплексының төрле тармакларында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы авыл эшчәннәре катнашты.

Районда быел Авыл хуҗалыгы елы игълан ителгән иде. Әйтергә кирәк, елны матур күрсәткечләр белән төгәллибез. Тантанада ясаган котлау сүзендә район башлыгы Рамил Муллин ирешелгәннәргә туктап, болай диде:

- Авыл хуҗалыгы елында үзебезнең алга өстәмә бурычлар куйган идек. Шул нигездә минераль ашламалар куллануны бермә-бер арттырдык, элиталы чәчү орлыклары, авыл хуҗалыгы техникалары алынды. Машина-трактор паркын яңа һәм заманча техникалар хисабына тулыландыру өчен "Намус" агрофирмасы - 400 млн сум, "Туган як" агрофирмасы 160 млн сум акча сарыф итте. Республика хөкүмәте елның-елында авыл хуҗалыгы тармагына зур инвестицияләр кертә. Быел гына да районга 315 млн сумлык ярдәм күрсәтелде. Моның өчен без республика Президентына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына зур рәхмәтле.

Районда быел бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 30 центнер уңыш алынды. Тулай жыем 156 мең тонна тәшкил итте. Ашлык күләме узган елгыдан 51 процентка артыграк булды. "Туган як" агрофирмасында, "Исламов", "Әюпов" фермер хуҗалыкларында гектар биреме тагын да югары. "Намус" агрофирмасында шикәр чөгендере 5135 гектарда үстерелеп, һәр гектардан - 500 центнердан артык, барлыгы 260 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Бу күрсәткеч белән районыбыз республикада икенче урынга чыкты.

Терлекчелек тармагында эшләүче уңган хезмәтчәннәребезнең уртак тырышлыгы белән ун аайда һәр сыердан уртача 3200 килограмм сөт савып алынды. Җитештерелгән тулай сөт күләме 15 мең тоннадан артык (узган елгыдан 10 процентка күбрәк), 5000 тонна (узган елгыдан 7 процентка артык) ит җитештерелде. Ит җитештерүдә Дамир Шәңгәрәев, Ирек Хәмәдишин, Раеф Мортазин, Алмаз Сәхипгәрәев кебек кошчы фермерларның өлеше зур.

Шул рәвешле ел башыннан район буенча 2,2 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерелде. Бу уңышта залда утыручы хезмәт алдынгыларының да өлеше зур, әлбәттә. Ел әйләнәсе авыл хуҗалыгы тармагында куйган тырыш хезмәтләре өчен бертөркем алдынгыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, муниципаль район башлыгының, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җирләренә үсемлекләрне саклауның һәм тукландыруның биологик системасын кертүдәге хезмәтләре өчен "Бионоватик" компаниясенең Мактау грамотасына лаек булучылар да бар иде.

Чара котлау-тәбрикләүләр һәм үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X