Реклама
Мөслим - Актаныш юлы капиталь ремонт эшләре алып барылу сәбәпле ябык. Бүген биредә йөк машиналары ком ташый, булачак юлның нигезе салына.
"Хәрәкәт туктатыла" билгесенә игътибар итмичә, әлеге участокка кергән җиңел машиналар эшкә комачау итә, ди "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы прорабы Ринат Хисамов. Юлчыларның техника әсбапларын урлау очраклары да булган. Мөслимлеләрнең районыбызда барган юл төзү эшенә теләктәшлек белдерүләрен сорыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз