Мөслим-информ

Мәскәүдә концерт куячаклар

Район мәдәният йорты каршында эшләүче «Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбле Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-прига лаек булды.

Конкурс «Мәдәният» милли проекты кысаларында узды. Нәтиҗәдә ансамбль Сарман, Минзәлә районнарында һәм Казан шәһәрендә узачак концертларына әзерлек алып бара. Декабрь аенда “Мөслим тугайлары” ансамбле Мәскәү тамашачысы алдында чыгыш ясаярга җыена.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: