Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә бер баланы мәктәпкә әзерләү 20-30 меңгә төшә

"Российская газета" хәбәрчеләре Россия башкаласында уку елы башы алдыннан тикшерү үткәргән. (Казан, 11 август, "Татар-информ"). "Российская газета" хәбәрчеләре Мәскәүдә ата-аналар үз балаларын мәктәпкә җыйганда, ничә сум тотарга җыенганнарын һәм нәрсәдә экономия ясарга булганын ачыклаган. Гадәттә, мәктәпләр билгеле бер фасондагы кием-салым сатып алырга мәҗбүр итми. Бердәнбер шарт - төс. Калганын ата-аналар...

"Российская газета" хәбәрчеләре Россия башкаласында уку елы башы алдыннан тикшерү үткәргән.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). "Российская газета" хәбәрчеләре Мәскәүдә ата-аналар үз балаларын мәктәпкә җыйганда, ничә сум тотарга җыенганнарын һәм нәрсәдә экономия ясарга булганын ачыклаган.

Гадәттә, мәктәпләр билгеле бер фасондагы кием-салым сатып алырга мәҗбүр итми. Бердәнбер шарт - төс. Калганын ата-аналар финанс мөмкинлекләренә карап хәл итә. Мәскәү кибетләрендә, әгәр тырышсаң, шактый демократик бәяләр табарга була: чалбар 1000 сумнан, күлмәк - 600, сарафан - 1300, жилет - 800. Әгәр пөхтә югары сыйныф укучысы бер чалбар һәм ике күлмәк белән укырга йөри алса, хәрәкәтчән кече сыйныф укучыларына, ким дигәндә, ике чалбар, ике жилет, өч күлмәк һәм тантаналы очраклар өчен пиджак кирәк. Ә кызларга - сарафан, итәк, ике жилет һәм өч блузка. Әгәр игътибарлырак итеп киемнең тегелешен карасаң, "тәнкыйть күзлегеннән" тукыманың сыйфатын бәяләсәң, бала киемендә экономияләү теләге бетәчәк. Бигрәк тә бала һәр көн саен аны 7-9 сәгатьләп киеп йөргәнен искә алсак.

Җитештерүчеләр ничек кенә заманча синтетик тукымалар куркынычсыз, дип ышандырса да, тукыманың сыйфаты турыдан-туры бәягә тәэсир итә. Имин һәм уңайлы мәктәп формасына ата-аналарга , ким дигәндә, 15 мең сум бирергә туры киләчәк. Моңа тагын алмаш аяк киемен кушсаң,иң тыйнак исәпләүләр белән тагын 2-3 мең өстәргә туры килә. Спорт формасы (кроссовка, ыштан, футболка) - тагын, ким дигәндә, 3 мең сум тора.

Киемгә генә 20 мең сум чыгарып салган әти-әниләр портфель һәм мәктәп кирәк-яракларында акчаны янга калдырырга омтыла. Рюкзакны 800 сумга да табарга мөмкин. Әмма ул чыдармы? Ә безнең илдә яки Кытайда җитештерелгән эргономик аркалы һәм киң каешлы портфель өчен 2500 сум чыгарып салырга туры киләчәк, немец яки француз букчасын алу өчен кимендә 5000 сум кирәк.

Дәфтәрләр, ручкалар, карандашлар, төсле кәгазь, альбомнар, папка, пенал, линейка һәм башка канцелярия кирәк-яраклары өчен тагын 1000 сум сарыф итәргә туры киләчәк. Әле тагын дәреслек һәм эш дәфтәрләре өчен 3-5 мең сум җыеп куярга онытмаска кирәк.

Гади арифметик исәпләүләр белән Мәскәүдә ата-аналарга бер балага, уртача алганда, 20-30 мең сум сарыф итәргә туры киләчәк икәнлеге ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X