Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү – Казан трассасын төзү өстәмә агач кисүне таләп итми

Мәскәү – Казан тиз йөрешле М12 автомобиль юлы төзелеше өстәмә агач кисүне таләп итми. Бу хакта «Институт Гипростроймост – Санкт-Петербург» АҖ вәкиле Андрей Резвяков автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.

«Бөтен урман кисү эшләре бүлеп бирелгән полоса чикләрендә башкарылачак. Автомобиль юлы урнашу өчен, бүлеп бирелгән полосага резервланган урыннан тыш, бернинди кисү дә каралмаган. Экологик нормалар шулкадәр катгый, без экспертиза узарга тиеш, шул исәптән урман буенча да", - дип сөйләде проектант.
Резвяков трассаны төзегәндә «урманчылар белән бергә һәр агачны исәпкә алачаклар», дип ышандырды. 
ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин фикеренчә, төзелеш материалларын урнаштыруга бәйле бернинди проблема да булырга тиеш түгел. «Без бит бик күп юллар төзибез. Инерт материаллары һәрвакыт аерым мәйданчыкларда саклана. Мәсәлән, без техниканың кышкы саклауга кайда торуын билгелибез. Монда да шул ук хәл. Проектант саклау урынын билгеләячәк, әмма бу исә урман мәйданы булачак дигән сүз түгел», – дип билгеләп үтте депутат.
ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ассызыклаганча, агачларны компенсацияләү өчен, республиканың Лаеш районындагы участоклар өстенлекле тәртиптә каралачак.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов искә төшергәнчә, М12 республиканың биш муниципаль районы буенча узачак. Автомобиль юлының гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км – Татарстанда. Магистральне төзегәндә республикада биш зур чишелеш, шулай ук ясалма корылмалар һәм кичүләр төзү планлаштырыла. Моннан тыш, дүрт тукталыш комплексы каралган. "Төзелеш яңа эш урыннары булдырачак, шул исәптән катнаш тармакларда да шактый күп», – дип йомгаклады Транспорт министрлыгы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X