Мослим

Мөселманнар спартакиадасында мөслимлеләргә тиң булмады

Спортчылар волейбол, кул көрәше, гер күтәрү, бадминтон, аркан тарту кебек ярышларда көч сынаштылар.


("Татар-информ", "Авыл утлары", Гөлзәрия Мөбарәк). Мөслимдәге универсаль спорт залында республика мөселманнарының кышкы спартакиадасы үтте. Анда 18 төркемдә уналты районнан килгән 300 дән артык спортчы көч сынашты, дип яза җирле басма.

Спорт уеннарын Мөслим районы имам-мөхтәсибе, "Җәмигъ" мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов ачты. Һәм, Коръән аятьләре укып, спорт ярышларына фатыйхасын бирде. Аннары мөселман кардәшләрне Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин сәламләде.

- Бу чара безгә ерак кардәшләр белән танышу-аралашу мөмкинлеге бирә. Уеннарда катнашкан һәр мөселман үз сәламәтлеген чыныктыру өстендә эшләвен, үзенең спортта да көчле икәнен күрсәтер. Бу дөньяда сәламәт булып, иман белән яшик, - диде Рамил Муллин кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Спортчылар волейбол, кул көрәше, гер күтәрү, бадминтон, аркан тарту кебек ярышларда көч сынаштылар. Каршы алудан, уеннарның оештырылуыннан, хөкемдарлар эшеннән һәркем канәгать калды. Әгерҗе районы Яморза авылыннан килгән команда җитәкчесе Рамазан хәзрәт, мәсәлән, моңа кадәр Мөслимне республиканың иң ерак ноктасындагы караңгы бер почмак дип күзаллаган булган. Спартакиадага килгәч, моның капма-каршы булуына инанган. Кунагыбыз Мөслимдәге мөмкинлекләр киңлегеннән чын-чынлап гаҗәпләнүен белдерде.

- Рәхәтләнеп татар телендә барган спорт ярышларында катнашам. 50 мең халкы булган шәһәребездә нибары бер мәчет эшли, кардәшләр белән шунда аралашабыз, балаларыбызга дин дәресләре бирергә, туган телебезне сакларга тырышабыз. Спорт белән махсус шөгыльләнү юк, шулай да тәнебезне чиста, чыныккан итү өчен булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйбыз, - диде Удмуртия җөмһүриятенең Можга каласыннан килгән Габдерәшит хәзрәт Нурзадә улы.

Иртәннән алып кичкә кадәр дәвам иткән киеренке ярышлардан соң, командалар арасында урыннар билгеләнде. Барлык төр бәйгеләрдә дә яхшы уен күрсәткән, физик яктан ныклы әзерлекле булуын күрсәткән Мөслим мөселманнары командасы республика спартакиадасының җиңүчесе дип табылды. Икенче урында - Актаныш, өченчедә - Сарман районы командалары. Җиңүчеләр аерым уен төрләре буенча да билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм Мөслим районы иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай итеп, республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары спортчылары үзләренең матур уеннары белән ерак Удмуртиядән, Татарстанның Кукмара, Әгерҗе, Баулы кебек төбәкләреннән килгән спорт сөюче мөселман кардәшләргә безнең якларда спортка тартылуның көчле, мөмкинлекләрнең зур булуын дәлилләделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 апрель 2018 - 06:32
    МТВ 18.04.2018
  • 17 апрель 2018 - 08:47
    МТВ 21.03.2018
  • Россия армиясенә - 100 ел
  • Мөслимдә "Йолдызлык" фестивале үтте
  • Чаңгы юлы-2018
  • 11 май 2016 - 11:46
    Сезнең сорауларыгызга Римма Мудамилевна җавап бирә Реклама бүлеге мөхәррире: Басимова Римма Мудамилевна Адрес: ТР Мөслим районы, Мөслим авылы, Пушкин ур, 26 йорт. Хәбәрләшү өчен телефое 8(85556) 2-43-05 Электрон адрес: ahmetova-rimma@mail.ru Прайс сайта Прайс-лист газета II полугодие...
  • 20 апрель 2018 - 04:53
    Намуслылар чәчүгә кереште Районда язгы кыр эшләрен беренчеләрдән башлап җибәргән "Намус" агрофирмасы уңганнары 18 апрель көнне арпа чәчүгә кереште. Бу төр культура 2750 гектар мәйдан биләячәк. Эш башыннан ук чәчү ике сменада оештырылган. Басуда "Джон Дир" тракторлары һәм "HORSCH Pronto" чәчкечләре эшли. Кыска гына вакыт эчендә алар 200 гектардан артык мәйданда арпа чәчте.
    70
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 08:13
    Синең улларың, Мөслим! Яшь фермер Ринат Сәхипгәрәев - Хезмәт юлымны авыл хуҗалыгы белән бәйләрмен дип башыма да китермәгән идем, - ди "Сәхипгәрәев" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Сәхипгәрәев.
    57
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 17:44
    Казанда җанатарларга тагын бер билет тапшыру үзәге булдырыла Процедуру регистрации уже прошли более 500 тыс. болельщиков предстоящего чемпионата мира по футболу из России и из-за рубежа. 18:49 (Казань, 19 апреля, «Татар-информ», Арсений Маврин). Одного центра выдачи паспортов болельщиков, или как их еще называют, Fan-ID, для Казани оказалось мало. Скоро в столице Татарстана будет открыт еще один. Об этом...
    38
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 12:45
    Сәнгать мәктәбе укытучылары квалификация күтәрә Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Илшат Ибраһимов узган атнада Яр Чаллы шәһәренә барып квалификация күтәрү курсларын үтте.
    34
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 14:00
    Май бәйрәмнәренә ял көннәре тәртибе билгеле булды 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне. Алар ял көне була.
    33
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 11:40
    “Аргамак”та ат чабышлары узачак Районда "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" республика программасы нигезендә "Аргамак" ат спорты комплексында төзү-төзекләндерү эшләре башланды.
    31
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 06:32
    28
    0
    1
  • 19 апрель 2018 - 17:38
    Мөслимлеләр Сергиев Посадта хезмәт итүче якташлары янында булып кайтты Халкыбызның "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", дигән бик тирән мәгънәгә ия әйтеме бар. Гаиләсендә улы булган һәр ата-ана малаеның булдыклы, акыллы булып үсүе турында хыяллана, кулдан килгән кадәр тәрбия бирә, һөнәргә өйрәтә.
    26
    0
    0
Ночной режим