Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселман кызлары ярышты

27 октябрь көнне Мөслимдә мәктәп яшендәге балалар өчен Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча бәйге узды. Ике атна дәвамында әзерлек дәресләрендә катнашкан балалар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Беренче һәм икенче урыннарда - Камилә һәм Гаишә Габдрахмановалар, өченче урында - Айсылу Муллина. Бәйгедә катнашучыларның барысына да тәмле һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Аллаһ Раббыбыз яшь буынга, үз галимнәребезнең хезмәтләренә таянып, динебез нигезләрен өйрәнергә һәм шул гыйлемнәрне тормышларында кулланып яшәргә насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев