Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МӨСЕЛМАН КЕШЕСЕНӘ ЙОЛДЫЗНАМӘЛӘР УКЫРГА ЯРЫЙМЫ?

Ислам динендә йолдызнамәләргә ышанырга, аларны укырга ярыймы?

Бу сорауга җавапны muslimclub.ru сайты тәкъдим итә:

Күкләрдә һәм Җирдә яшерелгән серләрне Аллаһтан башка кем белер?
Изге Коръән. 27 сүрә "Ән-Нәмл"/ "Кырмыска", 65 аят.

Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән: "Кем дә кем, йолдызлар ярдәмендә күрәзәлек белән шөгыльләнә икән, бу кеше сихер юлы белән белем алуда гаепле булачак. Бу эшләрдә катнашкан саен, гаебе арта гына барачак" (Әбү Дауд, "Сүнән" 3905 хәдис).

Йолдызнамәләр һәм киләчәкне юрап багулар мәҗүсилек булып санала һәм Исламда тыела. Юрауларга һәм йолдызнамәләргә ышану көфер гамәл, хәтта бу эшләргә аз гына катнашу да зур гөнаһ санала. Мөселманнар сихернең һәр төреннән сакланырга тиешләр. Аллаһ илчесе әйткән: "Багучылык белән шөгыльләнгән, күрәзәчегә барган кеше дә, сихер белән шөгыльләнгән кеше һәм аңа мөрәҗәгать иткән кеше безнең өммәттән түгел" (Әл Базар). Башка бер хәдистә киләчәкне юрау турында пәйгамбәр болай дип әйткән: "Күрәзәчегә барган кеше, Мөхәммәд пәйгамбәрне кире кагучы була" (Әт-Тирмизи, 135 хәдис).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев