Мөслим гимназиясе укытучысы Алсу Гомәрова грант отты
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның профессиональ осталыгын күтәрү максатында грант ярдәме бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйгедә безнең районнан 6 укытучы катнашты.
Алар арасында гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Гомарова да бар. Ул бәйге нәтиҗәләре буенча укытучы - мастер грантына лаек булды. Бүгенге көндә гимназиядә, аның җитәкчелегендә "Кызыклы тәнәфес - мавыктыргыч һәм файдалы" дип исемләнгән проект эше алып барыла. Укытучы 5 сыйныф укучылары белән берлектә тәнәфесләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен төрле уеннар үткәрәләр, кызыклы бәйгеләр игълан итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев