Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәртәбәле фестиваль

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, район башкарма комитеты, мәдәният бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә, халык уен коралларында - баян, тальян, хромкада уйнаучыларның һәм халык сәнгате иҗаты белән шөгыльләнүчеләрнең бертуган Нәҗмиевләр исемендәге район фестиваль-конкурсы үтте.

Конкурсның кунаклары һәм жюри әгъзалары Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтжанов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Яр Чаллы шәһәре сәнгать көллияте директоры, якташыбыз Рамил Бәдретдинов, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, балалар язучысы Мөҗәhит Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин һәм сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Радик Газизов.

Бертуган Марсель һәм Ирек Нәҗмиевләрнең тормыш иптәшләре һәм балалары, якташыбыз - Алабуга шәһәрендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча социаль-иминият Фондының региональ бүлеге директоры Илнур Шәймәрданов фестивальнең спонсорлары булдылар.

Конкурс ике номинациядә узды. "Халык уен коралларында - баян, тальян, хромкада уйнаучылар" номинациясендә җиңүчеләр ике яшь төркеме буенча бәяләнде. Балалар арасында беренче урынны - Мансур Закиров һәм Булат Әхмәтҗанов, икенче урынны - Динар Гыйздәтов, баянчылар дуэты Динар Гыйздәтов белән Данила Митюшкин, өченче урынны Данила Митюшкин һәм Зилә Кыямова алдылар.

Икенче яшь категориясендә өлкәннәр көч сынашып, беренче урынны баянчылар дуэты Айдар Мирзаянов белән Сәгыйтҗан Мирзаянов яулады. Икенче урында - Илүс Исрафилов белән Марсель Бадыйков, өченчедә - Марс Тимергалиев һәм Харис Җиһаншин, Равил Зиннәтуллин. Бертуган Рамил һәм Айрат Бакиевлар - "Иң яшь катнашучы" номинациясендә, Дилфин Ишматов - "Иң өлкән катнашучы", Илфат Сәхбетдинов - "Тамашачы мәхәббәте", Мәрзия Виноградова һәм Рәйсә Гаттарова - "Җиңүгә омтылыш", Миргарифан Ханнанов - "Иң яхшы башкаручы", Айнур Госманов - "Конкурс темасын иң яхшы ачучы", Ришат Хөснимәрданов һәм Нәркис Ханнанов - "Өмет", Мирзанур Гыймаев "Виртуоз башкаручы" номинациясендә җиңү яулап, диплом белән бүләкләнделәр.

"Халык сәнгате иҗаты" номинациясендә катнашучылар төрле материаллар (карандаш, гуашь, акварель һ.б) һәм техника белән эшләнгән, 60х40 сантиметр зурлыктагы рамга алынган эшләрен тәкъдим итте. Декоратив-гамәли иҗат - агачка уеп һәм кисеп, чигеп, күннән эшләнгән, керамикадан, металлдан, корамадан (тукыма кисәге), каен тузыннан, тал чыбыгыннан, тукымадан, киездән ясалган һәм төрле предметларга дизайн эскизлары, проектлар, автор эшләнмәләре дә бик күп иде. Мәдәният йорты фойесында фестивальдә катнашучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә эшләде.

Конкурс эшләрен бәяләү өч яшь категориясендә үткәрелде. Беренче яшь категориясендә беренче урынны - Шамил Деникаев, икенче урынны - Алсу Шәрифуллина, өченче урынны Диләрә Нуриева алды. Икенче яшь категориясендә беренче урынга - Юля Батырова, икенче урынга - Тамара Садыйкова; өченчегә Руслан Иванов лаек булды. Өченче яшь категориясендә Эльмира Галиева, Гөлнур Сәрвәрова, Йолдыз Зәкиева призлы урыннарны бүлештеләр.

Әминә Нәҗмиева - "Иң яшь катнашучы" номинациясендә, Әлифә Шакирова - "Иң өлкән катнашучы", Гөлназ Талыйпованың укучылары - "Иң дус коллектив", Фәриха Солтанова - "Тамашачы мәхәббәте", Алинә Шакирова һәм Тәнзилә Касыймова - "Җиңүгә омтылыш", Гөлнара Виноградова һәм Равил Шәйхиев - "Иң зәвыклы эш", Айназ Закирова һәм Айгөл Галиева - "Өмет", Айсылу Латыйпова "Конкурс темасын иң яхшы ачучы" номинациясе җиңүчеләре булдылар.

Фестиваль Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим район мәдәният йортында гала-концерт белән дәвам итте. Котлау сүзе белән район башлыгы Рамил Муллин чыкты. Бәйрәмебезгә зур кунак булып Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов та кайткан иде. Ул конкурсның Гран-при иясе Алин Зиннуровка һәм сәнгать мәктәбенә кыйммәтле бүләк - тальян гармун алу өчен акча тапшырды. Бәйрәмне күршеләребез Сарман, Актаныш районнарыннан килгән сәнгать эшлеклеләре чыгышы бизәде. Күптәннән көтеп алынган бу бәйрәм район тамашачысы күңелендә якты хатирәләр калдырды, киләчәктә дә балаларыбыз татар халык уен коралларын, милли моңнарын онытмыйча, халык сәнгате иҗаты белән шөгыльләнүләрен дәвам итеп, зур уңышларга ирешерләр. Мондый матур чараларыбыз дәвамлы булыр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев