Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәрхәмәтлелек яшәсен йөрәкләрдә!

Сәламәтлекләре какшаган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә икеләтә, өчләтә авыр... Кеше хәлен аңлап, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу — изге гамәл.

"Мәрхәмәтлелек" дигән олы төшенчә бүгенге көндә кемнәргәдер ят тоелырга мөмкин. Ә кайберәүләр исә моны тормыш кыйбласы итеп алып, кешеләргә яхшылык эшләп, күпме мохтаҗларның күңелен күреп, тирә-юндәгеләргә шатлык өләшеп, аларның меңләгән рәхмәтләрен ишетеп яши бирә.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 50  кеше  яши. Аларга даими рәвештә бәйрәмнәр, күңел ачулар, юбилейлар, әнгәмәләр, күренекле кешеләр белән очрашулар оештырабыз. Специалистлар төрле методикалар, технологиялар кулланып шөгылләр үткәрә. Физик сәламәтлек мөмкинлекләрен ныгыту өчен дәвалу физкультурасы кабинеты эшли, медицина ярдәме вакытында һәм үз югарылыгында күрсәтелә.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты иганәчеләр ярдәме белән  барлык авырлыкларны  җиңеп бара.  Ел буе без  районыбыз җитәкчелегенең, михырбанлы авылдашларыбызның, эшмәкәрләрнең  иганәчелек ярдәмен тоеп яшибез. Нинди генә чара үтмәсен безнең киң күңелле, булдыклы, кайгыртучан, чын терәк булырдай  райондашларыбыз   ярдәмгә килә. Чын күңелдән аларга рәхмәт  сүзләрен җиткерәсебез!

Менә алар: ООО “Агромастер” генераль директоры Исламов И.З һәм аның тормыш иптәше Кадрия Исламова, Схпсск “Фаиза” җитәкчесе Шаймурзин Ф.Ф., Габдрахманова Розалия хаҗия, Мавлиева  С. Г. , Рахманова Р.А., Максутова З. М., Шакирянова  Л.М гаиләсе, Шангараева Л. М. Һәм башка күпсанлы райондашларыбыз. Рәхмәт игелекле авылдашларыбызга – бер бәйрәмне дә калдыйрмыйча күчтәнәчләр, бүләкләр белән сөендереп торалар интернат йортта яшәүче өлкәннәрне.

Һәрдаим безнең өлкәннәрнең хәлен белеп, күңелләрен күтәреп, кайгы-шатлыкларнын уртаклашучы “Сүнмәс дәрт” ветераннар ансамбленә һәм ветераннар Советы рәисе Хафизов И.Х.ка, районыбыз мәктәпләре укучыларына, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларына рәхмәтләребезне җиткерәбез! Аерым рәхмәтебез Эльза Хисамиевага -  мәдәни чараларыбызны үз югарылыгында үткәрергә ярдәм иткән өчен!

Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәт куючылар исеменнән барлык иганәчеләргә  сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләп, изге  гамәлләре өчен ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа ел бәйрәме белән!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим информ #яңаел2020мөслим #новыйгод2020муслюмово

Реклама
Реклама
2
X