Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җөмһүрият көне – халык бәйрәме (Фоторепортаж)

Мөслим Республика көне белән бергә Мөслим авылының 300 еллыгын да бәйрәм итте.

Ел саен Республика көне алдыннан “Хезмәткә – дан” скверындагы фоторәсемнәр яңартыла. Әлеге чара традициягә әйләнде һәм район халкы бу көнне дулкынланып көтә.

“Хезмәткә – дан” скверында һәр өлкәнең, һәр тармакның алдынгылары урын алган. Алар арасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр бар. Һәркайсы –үз эшенең остасы. Якыннанрак таныштырыйк әле үзләре белән.

Фәнис Минһаҗев “Агромастер” җитештерү компаниясендә һәм “Исламов” фермер хуҗалыгында хезмәт куя. Эшкә җаваплы карашы, тәвәкәллеге һәм төгәллеге белән аерылып торучы райондашыбыз “Хезмәткә – дан” скверында иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәне буларак урын алды.

Мәгариф системасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли мирасыбыз һәм халык педагогикасы нигезендә әхлакый, патриотик тәрбия бирү юнәлешендә иң яхшы остаз буларак “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Солтанова тәкъдим ителде.

Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров бу өлкәдә 15 ел эшли. Яшьләр өчен, районның киләчәге өчен җан атучы райондашыбыз ватанпәрвәрлеге, тормышка позитив карашы, кешелеклелеге белән дә үрнәк.

Рус Шуган авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлашуында авыл башлыгы Альбина Басоринаның роле зур. Оештыру сәләте, һәркем белән матур мөгаләмәдә булуы, проблемаларны үзвакытында хәл итүе һәм тынгысызлыгы белән авылдашларының да, хезмәттәшләренең дә хөрмәтен яулады ул.

Районда кошчылыкка нигез салучы, бүген инде Рәсәйкүләм танылу алган Ирек Хәмәдишин иң уңышлы эшмәкәр дип танылды. Каклаган казы белән “Рәсәйнең иң яхшы тәме” (“Лучшие вкусы России”) конкурсында җиңү яулаган эшмәкәр Татарстан белән бергә Мөслимне дә тагын бер кат танытты.

Ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куючы фельдшер Кифая Кашапова 36 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган. Кифая ханымны авыруларга мөнәсәбәте, эш тәҗрибәсе, намуслы хезмәте белән генә түгел, яшәү рәвеше белән дә үрнәк.

Бүген Мөслимдәге паркларны, төрле корылмаларны Европаныкыларга тиңләрлек. Мөслимнең матурлыгында, җирлегебездә башкарылган төзекләндерү эшләрендә Мөслим егете Илдар Мирхаҗиановның да саллы хезмәте керде.

Авылларда мәдәниятне үстерү һәм саклауда мәдәният учаклары зур роль уйный. Халыкның ялын оештыруда зур көч куючы Яңа Карамалы авыл клубы мөдире Филиза Фарухшина 2021 елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре исемен алды.

Машина йөртүче кирәкле урынга үз вакытында илтеп җиткерергә, транспортның төзеклеген тәэмин итәргә тиеш. “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе хезмәткәре Фагыйл Нуриев шундыйлардан. Һәрвакыт пөхтә, ачык йөзле, игътибарлы Фагыйл әфәндене пассажирлары бик хөрмәт итә.

Мөслим гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйлфанова – 2021 елның “Ел укучысы”. Татар, рус телләре һәм әдәбиятлары, биология, экология фән бәйгеләре призеры Зөлфия укуда да, җәмәгать эшләрендә дә сынатмый.

– Борынгылар йолдызларга карап юлны тапкан. “Хезмәткә – дан” скверында урын алган райондашларыбыз да безгә юнәлеш бирә. Алар хезмәте, тырышлыгы белән җирлегебезне республика, ил күләмендә таныта, – диде район башлыгы Рамил Муллин яңартылган скверны ачу тантанасында.

Фотосурәтләре скверда урын алган райондашларыбыз исә горурлану хисләре кичерә.

– “Хезмәткә дан” скверында урын алу – минем өчен зур горурлык һәм киләчәктә дә фидакарь хезмәт куярга этәргеч бирә. Киләчәктә яңа проектлар эшләргә ышандырам, – ди 15 ел яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегендә хезмәт куючы Илшат Яббаров.

– Хезмәтемне бәяләгәннәре, мине хөрмәтләгәннәре өчен җитәкчеләремә рәхмәт! – ди Яңа Карамалы авыл клубы мөдире Филиза Фарукшина. – Мәдәният хезмәткәре һәрвакыт эзләнүдә, эшебез тынгысыз: төрле чаралар оештырабыз. Кул астымда эшләүче коллегаларыма һәм авылдашларыма рәхмәтемне җиткерәм. Алар белән кулга-кул тотынып, бердәм булып эшләмәсәк, бу үрләрне яулый алмас идем.

Мөслим гимназиясе укучысы Зөлфия Гыйлфанова быел “Ел укучысы” титулына лаек булды.

– Бу титул миңа күпсанлы нәтиҗәләрем аркасында бирелде: җиде фәннән – муниципаль, өч фәннән республика, татар һәм рус телләре һәм әдәбиятлары буенча призлы урыннар яуладым. Җиңүләрем халыкара фән бәйгеләрендә катнашырга этәргеч бирде. Татар һәм рус телләре буенча халыкара бәйгеләрдә дә призлы урыннар алдым. Алга максат куеп тырышканла гына барысын да булдырып була, – ди Зөлфия.

Хезмәт алдынгыларының рәсемнәре ел дәвамында Мөслимнең үзәк өлешен бизәячәк. Шул рәвешле райондашларыбызны намуслы фидакарь хезмәткә өндәп, яңа идеяләргә рухландырып торачак.

Республика көненә һәм Мөслим авылының 300 еллыгына багышланган чаралар 28 август көнне “Киләчәк” паркында дәвам итте. Бу көнне берничә райондашыбызга дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Үзәк хастаханә табибы Люция Идрисовага “Татарстанның атказанган табибы” исеме бирелде. Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин “Җирле үзидарә үсеше өчен” медале белән бүләкләнде. Табибә Нәкыйбә Гайнетдинова район башлыгының Мактау грамотасын алды.

Тамашачыларга район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш тәкъдим ителде. Бәйрәм милли уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барды. Сабантуй формасында узган чарада капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәше кебек ярышлар оештырылды. Ат чабышлары башлану белән мәйдандагы халыкның күпчелеге ипподромга күчте. Бу райондашларыбызның атларга мәхәббәте, ат чабышларын яратуы турында сөйли.

Шулай да бәйрәмнең иң кульминацион мизгеле милли көрәш булгандыр. Көрәшкә Мөслим районы көрәшчеләре генә кертелде. Ярышлар өч үлчәү авырлыгында барды. 70 килограмм үлчәү авырлыгында Илшат Фазлыев җиңү яулады. 90 килограмм авырлыкта Илдар Сәетгалиевка тиңнәр булмады. 100 килограмм һәм аннан зуррак авырлыктагылар арасында Илнар Сәетгалиев җиңүче булды. Көрәш батырына вәгъдә ителгән автомобильне Илнар Сәетгалиев алды. (Бүләкләрнең, гомумән, бәйрәмнең иганәчесе – якташыбыз Рәшит Хәбиров.) Бәйрәмне татар эстрадасының популяр җырчылары Раяз Фасыйхов белән Фирдүс Тямаев бизәде. (Фирдүс Тямаев белән интервьюны Мөслим-информ сайтыннан карый аласыз. QR-код аша карарга була.) Җырчыларны күрү өчен күрше районнардан да кунаклар – тамашачылар килгән иде. Кичке тугыздан соң Мөслим күген салют бизәде.

Римма Афзалова.

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев