Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Моңсу дата уңаеннан

2005 елдан БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме буенча ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

БМО мәгълүматларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Агымдагы елның ун аенда республика юлларында 5 меңнән артык фаҗига булган, аларның шактый өлеше исерек шоферлар идарә иткән машиналарга туры килә. Әлеге дата уңаеннан кичә Мөслим лицеенда "Кадерләп яшик тормышны" исемле чара узды. Анда Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге һәм районның ДАИ хезмәткәрләре катнашты. Очрашуда чыгышлар тыңланды, киңәшләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев