Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә каз өмәсе

Иске Вәрәш авылында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең гамәли өлеше үтте.

Иске Вәрәш авылында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең гамәли өлеше үтте. Иксез-чиксез туган илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре нәкъ менә Мөслимбезгә каз өмәсе йоласын, уен-юрауларны күрергә, өйрәнергә җыелды. Йоланың бөтен нечкәлекләрен Рәйсә апа Хәсәншина йортында күрсәттеләр. Хатын-кызлар каз йолку, эч алу, каз мае белән майланган тәбикмәк пешерү кебек эшләрнең тәртибен аңлатты. Яшьләр – килен-җилкенчәк мендәр тутырырга, бала-чага канат сыдырырга, май канаты бәйләргә өйрәнде. Кунаклар каз юарга "Дуслык" чишмәсенә төште. Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе укучылары чишмә юлына сыдырылган канат чәчеп барды. Чарага фестиваль кунаклары, мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, халкыбызның йола фольклоры белән кызыксынган авыл халкы да бик күп җыелган иде. Зур бәйрәмгә әверелгән каз өмәсендә кунаклар чишмә суыннан әзерләнгән кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды.
Кич белән мәдәният йортында йола белән бәйле зур күргәзмә эшләде, халкыбыз йолаларын, уен-биюләрен чагылдырган концерт программасы тәкъдим ителде, бәйге җиңүчеләре бүләкләнде.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X