Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар корбаны булудан туктагыз!

Ел башыннан җирлегебездә 10 мошенниклык  очрагы теркәлде.

Соңгысы 27 ноябрь көнне Ольгино авылында булды. 1991 елгы егет интернет аша кием сатып алырга була. Ул, интернет-кибет сайтына кереп, карта номерларын күрсәтә. Сайлаган киеме өчен 7 мең сум күчерәсе урынга, аның картасыннан 106 мең сум акчасын салдырып алалар. “Егет мошенниклар ятьмәсенә эләккәнен бик соң аңлый. 20 ноябрь көнне Иске Карамалы авылыннан 1988 елгы хатын-кызны да “кәкре каенга” терәткәннәр. “Бла-бла-кар” платформасы аша таксига заказ биргән хатын-кыз, алдарларга карта номерын әйтеп, зур ялгышлык ясый. Картадан башта 1350 сум акчасы юкка чыга, аннары бу акчаны кире кайтарып була дип, мошенниклар аны янәдән алдый. Берничә минуттан райондашыбыз тагын 6500 сум акчасыннан колак кага. Карта номерларын берәүгә дә әйтергә ярамый!” – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X