Явыз ниятле кеше үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган, дип хәбәр итә Татар-информ.
Мошенниклар Чистайда пенсионер хатын-кызның 97 мең акчасын урлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.
Полициягә 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул шалтыратучының үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыруын җиткергән. Ир-ат пенсия буенча...
Явыз ниятле кеше үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган, дип хәбәр итә Татар-информ.
Мошенниклар Чистайда пенсионер хатын-кызның 97 мең акчасын урлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.
Полициягә 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул шалтыратучының үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыруын җиткергән. Ир-ат пенсия буенча өстәмә түләүләр барын һәм хатын-кызның банк картасы реквизитларын сораган. Шуннан соң аның счетыннан 97 мең акчасы юкка чыккан.
Әлеге факт нигезендә "Мошенниклык" маддәсе буенча эш кузгатылган. Ачыкланганча, шалтыратучының телефон номеры Тула өлкәсендә теркәлгән.