Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар банк карталарыннан акча урлауның яңа схемасын уйлап тапкан

Җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләренең ялган порталына кертеп җибәрә торган рассылка куллана башлаган. Бу рәвешле алар халыкның шәхси мәгълүматларын кулга төшерергә тырыша. Өстәвенә, алдап акча урлаучылар (мошенниклар) җибәргән хәбәрләрдә кулланучыга социаль контракт буенча түләүне хупладылар дигән язу килә. Россия сыйфат системасы (Роскачествода) матбугат хезмәтендә РИА Новостига шул турыда сөйләгәннәр.

«Рассылкаларда һәм Telegram аша җибәрелгән хатларда сез 250 мең сумга (социаль контракт буенча. – ред.) дәгъва итәсез дип күрсәтелә. Янәсе, инде сезгә бирү турында карар кабул ителгән. Шәхси мәгълүматларны гына кертергә кирәк булуы белдерелә – еш кына «Госуслуги»га тулысынча охшаш булган ялган сайт аша. Кулланучы үз мәгълүматларын яза, алар мошенникларга эләгә, аларны кредит алу һәм башка максатларда кулланырга мөмкиннәр», – дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Алдап акча урлаучыларның әлеге схемага охшаш башка төрле ысул куллануы да әйтелә. Мошенниклар акча түләү турында хәбәр итә һәм кулланучы картасындагы кодны акча күчерү өчен дигән сылтау белән сорап ала. Бу очракта картадагы барлык акчалар да югалырга мөмкин. Роскачествода «Дәүләт хезмәтләре»нең түләүләр күчерү белән шөгыльләнмәвен һәм анда хатларга «карарлар» һәм «приказлар»ны беркетеп җибәрмәүләре турында искәрттеләр.

Роскачествоның өлкән белгече Сергей Кузьменко ассызыклаганча, россиялеләргә хатлардагы түләүләр «рәсмиләштерү» сылтамалары буенча күчәргә кирәкми. Шулай ук шәхси мәгълүматларны өченче кешеләргә дә бирергә ярамый.

«Социаль контракт яки башка түләүләр буенча түләүләрне рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә вәгъдә итүче «консультантларга» бернинди шәхси мәгълүмат та җиткермәгез. Сез һәрвакыт социаль хезмәтләргә шалтыратып, «Дәүләт хезмәтләре»дә үз аккаунтыгызда мәгълүматның дөреслеген тикшерә аласыз», – дип өстәде белгеч.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/aldap-akca-urlaucylarnyn-yana-xailase-turynda-kisattelar-5858487

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев