Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар алдашу юлы белән райондашыбызның 28 мең сум акчасын үзләштерергә өлгергән

Рус Шуган авылыннан 1977 елгы хатын-кыз да алдарлар кармагына эләккән.

Мошенниклар үз корбаннарын интернет челтәре, кәрәзле телефоннар аша эзләүләрен дәвам итә. Массакүләм матбугат чараларында бу хакта халыкны кисәтеп күпме генә язылмасын, райондашларыбыз уяулыкларын әледән-әле югалтып тора. Рус Шуган авылыннан 1977 елгы хатын-кыз да алдарлар кармагына эләккән. Мошенниклар алдашу юлы белән райондашыбызның 28 мең сум акчасын үзләштерергә өлгергән. “Әлеге факт буенча тикшерү бара. Райондашларыбыз беркайчан да карта номерларын, гомумән, шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә әйтмәсеннәр иде! Үзләрен банк хезмәткәре дип таныткан кешеләр бик еш мошенниклар булып чыга. Шуны онытмагыз: банк хезмәткәре беркайчан да сезнең банк картагызның саннары белән кызыксынмый. Ул мәгълүматларның барысы да банкта инде күптән бар. Җиңел акча үзләштерү юлы белән көн күрүчеләрнең корбаны булмагыз! Югалган акчаларны кайтаруы бик кыен. Бик сирәк очракта гына мошенникларның эзенә төшеп була. Уяу булыгыз!” – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев