Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Моңлы Мөслим

Балалар сәнгать мәктәбе Мөслимдә 1966 елда ачы­ла. Ул вакытта сәнгать мәктәбе бер катлы бинада ур­нашкан була. Мәктәпнең беренче директоры – Ана­толий Калашников. Ул биредә ике ел җитәкчелек итә, фортепиано классында укыта. Танылган баян­чы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Харис Нигъмәтҗанов – сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Музыка мәктәбе ачылу турындагы яңалык мөслимлеләр күңеленә хуш килә. Мәктәпкә язылырга теләүчеләрне бина сыйдырып бетерә алмый. Акрын­лап уку бүлмәләре икедән бишкә кадәр арта. Форте­пиано белән баянда уйнарга өйрәтүдән тыш, балалар­ны балалайка, думбра, мандолина һәм гитарада уй­нарга өйрәтәләр. Соңрак тынлы уен кораллары клас­сы да ачыла.

Төрле елларда авылларда музыка мәктәбенең филиаллары ачыла. Мәсәлән, алар Михайловка, Мәлләтамак, Иске Карамалы, Түбән Табын, Тат. Бүләр авылларында уңышлы гына эшли.

1978 елда район үзәгенең Пушкин урамында ике кат­лы музыка мәктәбе бинасы салына (хәзер туган як му­зее, рәсемдә). 1985-1986 елларда сәнгать мәктәбендә художество-графика бүлеге ачыла. 1986 елда мәктәптә “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле оеша. 1990 елда – хореография, 2003 елда театр бүлеге эшли башлый.

2009 елда сәнгать мәктәбе яңа микрорайонда­гы зур яңа бинага күчә. Узган ел Мөслимдә балалар сәнгать мәктәбенә нигез салынуга 50 ел тулды. Юби­леена мәктәп үз тарихын чагылдырган китап та чы­гарды.

Язмада туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әзерләгән материаллар файдаланылды.

Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев