Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Могҗизалы уен

Районның иҗтимагый советы үзәк китапханә һәм социаль яклау бүлеге белән берлектә әзерлгән иде уенны. Иртәнге якта ул зурлар арасында узды. Башкаларыннан аермалы буларак, бу юлы уенда катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алдылар. Яңа ел бәйрәме белән бәйле сорауларга дөрес җавап бирүчеләр арасыннан 9 кеше төп уенга кертелде

Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар, үзләренә күбрәк клиентлар тарту максатында, нинди генә чаралар уйлап тапмый бүген?! Кара инде үзәк китапханәне: монда китап, газета-журнал укучылар да килә, балалар өчен дә, зурлар өчен дә төрледән-төрле чаралар үтеп кенә тора. Телисең икән – компьютер зонасында утыр, балаң белән кул эшләре түгәрәгендә шөгыльлән, танылган артистлар, язучылар белән очрашуларга йөр. Җирле халык ияләшеп бетте инде мондагы массакүләм чараларга. Читтән килүчеләр исә “Мондый күпфункцияле китапханәне күргәнебез юк иде әле!” дип сокланып китәләр.

Шундый чараларны оештыруда башлап йөрүче активистлар узган җомгада аерым билгеләп үтелде. Районның иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов һәм ветераннар хәрәкәте активисты Роза Низамова үзәк китапханәнең Рәхмәт хатына һәм истәлек бүләгенә лаек булды.

Ул көнне китапханәдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Могҗизалар кыры” уены оештырылган иде. Тамашачыларга иң элек Мөслимдә соңгы елларда калкып чыккан, яңартылган зоналарны, объектларны чагылдырган видеоролик күрсәтелде.

– Соңгы елларда районда могҗизага тиң үзгәрешләр ел саен, ай саен диярлек булып кына тора. Без аларга гадәтләнеп тә барабыз кебек. Могҗизага ияләшкән халыкны “Могҗизалар кыры” уены белән әлләни шаккаттырып та булмас. Шулай да әлеге уен шактый популярлык казанып бара. Берничә ел инде аны өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да көтеп ала, яратып уйный, – дип башлады сүзен Моряк Йосыпов.

Районның иҗтимагый советы үзәк китапханә һәм социаль яклау бүлеге белән берлектә әзерлгән иде уенны. Иртәнге якта ул зурлар арасында узды. Башкаларыннан аермалы буларак, бу юлы уенда катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алдылар. Яңа ел бәйрәме белән бәйле сорауларга дөрес җавап бирүчеләр арасыннан 9 кеше төп уенга кертелде. Алар, өчәргә бүленеп, тур саен барабан артына басты. Беренче өчлектән Мөслимнән Илсөяр Кашапова финалга узды. Икенчесендә – Мирхафизан Исмәгыйлев, өченче уенда Рушания Хәйретдинова җиңүгә иреште.

Беренче каналдагыча, “Могҗизалар кыры”нда музыкаль паузалар да, рәттән өч хәрефне дөрес әйтүчегә шкатулка да бар иде. Үз өчлекләрендә җиңүчеләр финалда көч сынашты. Алар арасында Илсөяр Кашапова, финалда һәм суперуенда да сынатмыйча, сорауларга дөрес җаваплар бирде һәм җиңү яулады.

– Башка елларда да катнаша идем, җиңгәнем дә булды. Монда ашкынып килүемнең сәбәбе уенда катнашу да. Җиңәргә тырышу да түгел. Иң мөһиме – чордашлар белән аралашабыз, хәл-әхвәл белешәбез, – Илсөяр апа.

Төш вакытында “Могҗизалар кыры”нда балалар көч сынашты. Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбеннән килгән егерме укучының 9ы, уенда катнашып, бәхетен сынады. Балалар арасында финалга Вика Жаркова, Сергей Львов һәм Гадел Мөбарәков чыкты. Гадел суперфинал җиңүчесе булды.

Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләк һәм призларны социаль яклау бүлеге, шәхси эшмәкәрләр Вероника Ахунова, Сәрия Аронова һәм Алсу Галиева әзерләгән. Уеннарны карарга килүчеләр дә күп иде. Алар мондый чараларның күрешү-аралашу мөмкинлеге дә булуын әйтә.

– Китапханәдә узучы чараларга халык күбрәк тартылсын иде. Монда күпме файдалы мәгълүмат аласың, яңа көч-дәрт туплыйсың. Рәхмәт чараларны оештыручыларга, – диде Рәмилә Дәүләтова.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X