Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МӨГАЛЛИМЛЕК – МӘҢГЕЛЕК ҺӨНӘР

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинарында лаеклы ялдагы коллегаларыбызны да чакырдык.

Мәгънәле үткән гомерләр

Мирас булсын буын-буынга...

Коллектив “Милләтемнең йөзек кашы – тел” темасы астында музыкаль иртә тәкъдим итте. Укучыларның зәвыклы чыгышлары барыбызны да сокландырды. Г.И. Җәлилова, Г.М.Даутова, Г.Ф.Гайнетдинова ачык дәресләр күрсәттеләр, мастер-класслар оештырылды. Ел дәвамында тормышка ашырылучы “Педагогик аукцион” проектына нәтиҗә ясалды, район укытучыларының эш тәҗрибәсе аерым диск һәм брошюра рәвешендә эшләнеп таратылачак.

Семинарның практик өлешендә “Мөгаллимлек – мәңгелек һөнәр” темасы астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Сезнең игътибарга ветеран укытучылар белән гамьле әңгәмә тәкъдим итәбез.

Сәхбетдинова Гөлсинә Зәкәр кызы – Вәрәшбаш төп мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыкса да, үзен һәрвакыт укытучыларыбыз арасында итеп хис итүе, укучылар һәм укытучыларның уңышларына сөенеп яшәве турында әйтте. Гөлсинә ханым хәзерге вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә гыйлем ала. Авылның абруйлы шәхесе Тәскирә апа белән берлектә атнага 4 көн мәдрәсәдә укулар алып бара, “Тәскирә апа клублары” уздыра, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора:

Һәрбер кешедә фикри иман бар. Иманы ныклы кешенең кыйбласы дөрес була. Кемдер алтын-көмешкә, байлыкка табына, кемдер аракыга кол була. Табыныр нәрсә булмаса, ул урынны башка әйбер ала. Балаларыбыз кече яшьтән шуны аңлап үссеннәр өчен, бер төркем балалар белән “Ислам әхлагы һәм әдәбе” дәресләре алып барам. Исәнләшү, саубуллашудан башлап, ашау, юыну, үзеңне тоту, намаз уку тәртипләренә өйрәнәбез, Пәйгамбәрләр тормышын укып өйрәнәбез. Кыска гына вакыт эчендә балалар шактый уңышларга ирешеп киләләр.

Тәскирә апа – татар теле укытучылары арасында иң өлкән укытучы. Районда аның турында белмәүче сирәктер. Лаеклы ялга чыгу – эш вакытында кул җитмәгән мөһим эшләрне эшләү, хыялда йөргән планнарны тормышка ашыру өчен иң кулай вакыт булуы турында сөйләде һәм барлык коллегаларын үз туган авылының тарихи үткәнен язып калдыру эшенә өлешләрен кертергә чакырды:

Безнең авылда 27 Корьән укый белүче бар. Күбесе – минем шәкертләрем. Соңгы елларда исемдә калганнар буенча үзебезнең авыл тарихын язып калдырырга дигән максат белән яшим. 25-30 лап китапчыгым бар. Тарихны язу, эзләнү – бик кызык эш. Вәрәшбашта 87 гармунчы булган.

Бу турыда “Җыр җырласам, җырларымның башыдыр ул...”  дип аталган китабымда яздым. Авылыбыздан чыккан, үзебездә эшләгән укытучыларны барладым. Бездә 168 мөгаллим бар икән! “Үтә гомер – кала хәтер” китабында алар турында мәгълүматлар тупланды. 1780 нче елда ук бездә мәчет һәм мәдрәсә эшләгән. Вәрәшбаш мәчетләре тарихы “Хәтеремне барлыйм” китабында яктыртылды. Соңгы китабым – “Балачакта калам” дип атала. Анда үзем иҗат иткән шигырьләрем урын алды.

Мәйсәрә Шәйхетдинова һәм Тәбрия Сәетгалиева   Шуганка мәктәбендә эшләп 15 ел элек лаеклы ялга чыккан булсалар да, әле дә актив тормыш белән яшәүләре турында сөйләделәр. Ике дус бергәләп бик рәхәтләнеп дин сабаклары өйрәнәләр, оныклар тәрбияләргә булышалар. Болар өстенә, Тәбрия ханым әле бүген дә гармун тартып клубта чаралар оештырып йөрүе, район смотр концертларында чыгыш ясавы турында сөйләде. Авыл бәйрәмнәре уздыралармы, балалар бакчасында бәйрәм иртәсеме – Тәбрия апа шунда. Тормышның мәгънәсен башкаларга шатлык өләшүдә күрә ул.

Әмәкәй мәктәбендә гомере буе хезмәт куйган хөрмәтле шәхес – Гүзәлия Хавис кызы Хәмидуллина үзенең укучылары - бүгенге көндә Әмәкәй мәктәбендә аның эшен дәвам итүче укытучылар – Г.Хәкимова һәм Р.Шамсова турында җылы сүзләр әйтте:

Ялга чыккач, һәр кеше үз үткәнен барлый, үзен башка яктан ача икән. Мин дә авыл үзешчәннәре арасында булдым, мандолинода уйный, спектакльләрдә катнаша идем. Бу шөгыльләр миңа ялгыз калмаска, эч пошып өйдә утырмаска мөмкинлек бирде. Аллага шөкер, бүген ирем дә, мин үзем дә ислам юлында. “Шура” журналын укыйм, авылыбыздагы 15 хатын-кыз “Ринас хәзрәт дәресләре”нә бик теләп йөрибез. 6 оныгыбыз бар, аларга бездән ярдәм кирәк булганда, “ашыгыч ярдәм” машинасы кебек тиз генә җыенып чыгып китәм. Кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышып яшибез. Бүгенге очрашудан көч алып кайтып китәм. Барлык хезмәттәшләремне күрү, аралашу мөмкинлеге тудыруыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Күп еллар Симәк мәктәбендә эшләп, соңгы елларда Мөслим гимназиясе директоры булып эшләгән Н.М.Насырова ныклы рухлы кешеләргә сокланып яшәве, тормыш куйган сынауларны узарга әдәби китап геройлары, дуслары ярдәм итүе турында сөйләде:

Һәр заманның үз авырлыгы. Бүгенге көн укытучысы һәр көн яңалыкка әзер булырга тиеш. Укытуда дәүләт стандартлары кертүнең нәтиҗәләре күз алдында: укучылар эзләнә, тикшеренә, фәнни эшләр, һәртөрле проектлар эшли. Алар бөтенләй башкача фикерли. Мин бүгенге укытучыларыбызның искиткеч хезмәте алдында баш иям. Үземне борчыган нәрсәләр турында әйтми булдыра алмыйм: авылларда мәктәпләр ябыла, авыл бетә. Гөрләп эшләп яткан Симәк мәктәбе ябылуына күңелем ышанмый, эчем поша, моңа үземне дә гаепле итеп хис итәм. Татар телен саклаучы милләт бишеге – татар авыллары бит! Шәһәрдә үскән урысча сөйләшүче оныкларыбыз өчен җаным көяләнә. Аларның татарча сөйләшүләрен таләп итәм.

Симәк мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Нурия Әсхәбетдиновна бүгенге укытучыларның осталыгына соклануын белдерде, мәдрәсәгә йөрүе, оныклар тәрбияләүгә өлешен кертүе турында сөйләде.

Салавыз-Мухан мәктәбе ветераны Латыйпова Галия Хафазетдиновна - әле ярты елга да тулмаган пенсионерлык стажы белән “мактанды”, мәктәптән аерылып бетә алмавы турында әйтте, төштә дә мәктәп, укучылар, укытучы мәшәкатьләре белән яшәве турында сөйләп көлдерде.

Үрәзмәт мәктәбеннән Сәрия Хуҗагалиева, Мәлләтамак мәктәбеннән Гөлзада Камилевна да яңа сулыш белән яшәүләре, ялга чыккач, вакытның бигрәк тиз үтүе, аны мәгънәле, эчтәлекле итеп үткәрүләре турында сөйләделәр.

Мөслим лицее укытучысы Йосыпова Фирая Шәйхенур кызы – бүген дә район тормышында актив катнашучы хөрмәтле шәхесләрнең берсе. Ул барлык укытучыларны телебез сагында торучылар булырга чакырды. Дәресләрне башка милләт балаларының да телебездән гайрәте чикмәслек итеп оештырырга кирәклеге турында әйтте. Телгә карата бүгенге вәзгыятькә карата фикерләрен җиткерде, киңәшләрен бирде:

2019 нчы ел җирлегебездә район башлыгы Р.Х.Муллин тарафыннан «Рухи әхлакый үсеш елы” дип игълан ителде, Мөслимлеләр өчен әхлак кодексы эшләнде. Бу кагыйдәләрне һәр баланың, ата-ананың аңына җиткерү бурычы сезгә йөкләнә, хөрмәтле татар теле укытучылары. Һәр баланы шәхес итеп күрегез, алардан шәхес тәрбияләгез. Укытучы белем ягыннан да, рухи яктан да, әхлакый йөзе белән дә башкалардан ун башка өстен булырга тиеш, ә аның өчен күп укырга кирәк. Хезмәтегез уңыш китерсен! Аралашып яшәргә язсын! Мондый очрашулар безгә гомер өсти, сөенеп, яшәреп кайтып китәбез.

Укытучы нинди генә шарларда да укытучы булып кала. Татар теле укытучылары элек-электән җәмгыятьнең зыялы катлавы булдылар. Бүгенге көн мөгаллимнәре дә шул биеклекне сакларга тиеш, минемчә. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү, аралашу ике як өчен дә файдалы булды. Өлкән укытучыларыбызның акыллы киңәшләре, төпле фикерләре хезмәткә генә түгел, гомумән, яшәешебезгә башка күзлектән карарга мөмкинлек бирде.

Татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Э.В.Тимергалиева.

 Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X