Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобиль пунктларга рәхим ит

Татарстанда яшәүче һәр кеше халыкны кабул итү мобиль пунктына үз соравы, тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә ала. Бөтен җыелган гозер-теләкләр, бер системага тупланып, үтәлүгә алынырга тиеш.

"Халыкны кабул итү мобиль пункты" проекты Татарстанның бар районнарын колачлый. Гражданнар әлеге проектны теләп кабул итә. Бүген әлеге мобиль пункты Исәнсеф авыл җирлегендә эшләде. Тат.Бүләр авылы мәдәният йорты янында узган очрашуда авыл халкы үз теләкләрен һәм борчыган сорауларын җиткерделәр. Авыл халкын иң борчыган сорауларның берсе ул юллар һәм су мәсьәләсе булып тора. Гозер-теләкләрдә күтәрелгән мәсьәләләр муниципаль дәрәҗәдә икән, алар районнарга тапшырыла, әгәр закон чыгару өчен инициатива икән, бу мәсьәләне чишү депутатлар җилкәсенә төшә. Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатлары әлеге мәсьәләләр нигезендә үз эшчәнлеген билгели.

Әлеге пунктлар 16 сентябрьгә кадәр эшли.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев