Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобиль поликлиника эшли

Мобиль поликлиника районда декабрь ае дәвамында эшләячәк һәм башка авылларга да барачак.

Авыл халкын диспансерлаштыруның икенче этабын үткәрү һәм “Сәламәт киләчәк” милли проектының “Мобиль поликлиникалар” программасы кысаларында Иске Карамалыда Яр Чаллы шәһәренең бишенче санлы шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшли башлады. “Мобиль поликлиника” программасы "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан "Сәламәтлекне саклау" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды. Максаты – авыл халкын тулысынча медицина тикшерүләре белән колачлау. Халыкны тар профильле белгечләр: эндокринолог, невролог, онколог, кардиолог, хирург, гинеколог, офтальмолог кабул итә. Берничә көн эчендә табиблар 362 кешене кабул итте. Поликлиникага Иске Карамалыдан гына түгел, Баек, Дусай, Октябрь, Түреш, Әлмәт, Күбәк авылларыннан да киләләр. Мобиль поликлиника районда декабрь ае дәвамында эшләячәк һәм башка авылларга да барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев