Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләрнең сәламәтлеген мобиль медицина комплексы кайгырта

Халыкның гомер озынлыгын арттыру, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында яңадан-яңа программалар һәм проектлар кабул ителә.

“Бердәм Россия” партиясенең “Мобиль поликлиника” дигән яңа проекты – шуларның берсе. Ул үзәктән ерак авылларда яшәүчеләргә “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектлары кысаларында медицина каравы һәм диспансерлаштыруның икенче этабын үткәрүне күздә тота. Узган ел ахырында әлеге хезмәттән районыбызның Иске Карамалы төбәгендә яшәүчеләр файдаланган иде. 14 гыйнвар көнне мобиль поликлиника Тат. Бүләр авылына килде. КамАЗ автомобиле базасында эшләүче мобиль комплекс заманча диагностика һәм лаборатор җиһазлар белән тәэмин ителгән. Җирлек халкын Яр Чаллы шәһәренең 5нче санлы шәһәр хастаханәсеннән тар профильле белгечләр кабул итә. Алар арасында кардиолог, эндокринолог, күз табибы, гинеколог, уролог, невролог кебек табиблар бар. Шунда ук кандагы шикәр күләмен ачыклау өчен анализ тапшырырга да була.

Авыл халкы элек-электән табибларга күренүне авыр эшкә санады. Әле ара ераклыкны, әле вакыт юклыкны сәбәп итеп, район поликлиникасына, шәһәр хастаханәсенә барырга ашыкмады. Мөхәммәт тауга бармаса, тау Мөхәммәт янына килә, диләрме әле?! Мобиль поликлиникалар составында табибларның авылларга чыгуы – халык сәламәтлеген кайгыртуның ачык мисалы. Кабул итүнең бушлай булуын да әйтергә кирәк. 
– Бер көнне – табибларның яртысы, икенче көнне калганнары килә. Мин хирург буларак көн саен биредә. Авыл кешесе мобиль поликлиникада берьюлы берничә табибка күренә ала. Авыруларны карау гына түгел, дәвалау курсы билгелибез, кирәк очракта операциягә барырга тәкъдим итәбез, – ди хирург Ленард Ямилов. 
Диспансерлаштыру эше яхшы оештырылган. Тат. Бүләр авылы фельдшеры Роза Әмирова – координатор ролендә, кабул итүнең көйле баруын тәэмин итә. Исәнсеф авыл җирлегенә керүче авыллардан да 6 фельдшер ярдәмгә килгән. Район үзәк поликлиникасыннан шәфкать туташы йөрәк яздыра. Табибларга күренүчеләр квалификацияле белгечләрнең кабул итүеннән канәгать. 
– Авыл халкының барысы да табибларга күренү өчен шәһәргә бара алмый. Мондый программаларның эшләве халыкка бик файдалы. Үзебезнең җирлеккә килгәч, тизрәк күренергә дип килдек. Кардиологка күрендек менә. Электрокардиограмма да яздыралар, кан басымын да үлчиләр. Табиблар бик игътибар белән карый, рәхмәт, – диде Мари Бүләр авылыннан Роза Вәлиева. 
65 яшьтән өлкәннәрне мобиль поликлиникага социаль яклау бүлегенең махсус машинасы йөртә. Табиблар Тат. Бүләр авылында ай ахырына кадәр эшләячәк. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов әйтүенчә, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә табибларга мөрәҗәгать итә ала. Алдан кайсы көнне нинди табиблар кабул итәчәген белешеп барырга кирәк. 
– Тат. Бүләр авылы халкы диспансерлаштыруны нигездә үтеп бетерде. Бу көннәрдә график нигезендә Елгабаш, Симәк һәм башка авыллардан киләләр. Көн саен өч табиб 25-30ар пациентны кабул итә, – ди Тат. Бүләр авылы фельдшеры Роза Әмирова. 
Әлфинур 
Ногманова. 
Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев