Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөнәҗәтләрдә – йөрәк авазы

“Мизгел” яшьләр үзәгендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан мөнәҗәтләр кичәсе узды. Анда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, районның имам-мөхтәсибе Расих хәзрәт, авыл җирлеге имамнары, мөэминмөселманнар катнашты.

– Мөнәҗәтләр элек-электән үк яшь буынны тәрбияләүдә үтемле чараларның берсе булган. Бүгенге чара да шушы максатны күздә тотып әзерләнде. Һәркем рухи чисталыкка омтылырга тиеш, – диде Азат Әхмәтҗанов. Кичә бик җылы мохиттә коръән-хафиз Габделбасет хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды. Расих хәзрәт дога кылды. Мәҗлестә катнашкан һәркемнең йөзеннән генә түгел, киемнәреннән дә нур сирпеп тора иде кебек. – М ө х ә м м ә т пәйгамбәребезнең туган көнендә шундый мәртәбәле чара уза. Пәйгамбәребезнең зирәклегенә исең-акылың китмәле. Алдан күргән төсле: “Кардәшләр, һәрвакыт аралашып яшәгез. Аралашып яшәсәгез, йөзегез нурланыр, калебегез чистарыр, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр” дигән. Пәйгамбәребез бер-береңә бүләк бирү араларны якынайтыр, дигән. Аралашу, бүләкләр бирү өчен сәбәп кирәк. Туган көннәрне бу эштә сәбәп итүдән курыкмагыз. Ләкин бәйрәм табыннарының Аллаһыны зурлый, шөкерана кыла торган, хәләл ризыклы булырга тиешлеген дә онытырга ярамый. Хәдистә әйтелгәнчә, башкаларны хөрмәт итә алмаган Аллаһны хөрмәт итә алмый. Бер-беребезне ихтирам итеп яшәргә өйрәнсәк иде, – диде район иҗтимагый совет җитәкчесе Рушат Солтанов һәм мисаллар белән гаилә кыйммәтләренең бүгенге көндә тиешле дәрәҗәдә булмавын да билгеләп үтте. Беркемгә дә сер түгел, кесә телефоннары бөтен барлыкны биләп алды. Юлда бәби җитәкләгән яисә коляска этеп барган әниләрнең сөенече сабый түгел, кулдагы телефон, диярсең. “Дөнья хәлләрен сәгатьләр буе сөйләшеп, яныңда зар-интизар булган нарасыеңа тиешле игътибарны бирергә соңга калма, ана!” – дип кычкырасы килә. Районның имаммөхтәсибе Расих хәзрәт Каюмовның чыгышы да бик үтемле булды. Динне тарату, җәмгыятьтә әхлакның, рухи кыйммәтләрнең иң зур хәзинә булуы ассызыкланды. – Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Рабигыльәүвәл ае башлану ул – ислам динендәге иң күркәм бәйрәмнәрнең берседер. Сезне ихластан шушы мәртәбәле һәм нурлы ай башлану белән тәбрик итәсем килә. Бу айны “Мәүлид ае” дип тә йөртәләр. Рабигыльәүвәл аенда дин кардәшләребез мәчетләрдә, өйләрдә сөекле Пәйгамбәребезне олылап вәгазьләр укыйлар, мөнәҗәтләр башкаралар, дога кылалар. Коръәндә күп тапкырлар макталган сыйфат ул – сабырлык. Шушы сыйфатны югалтмаска иде, – диде Расих хәзрәт. Район мөслимәләре көйләгән мөнәҗәтләрне халык йотлыгып тыңлады. Район үзешчәне Гүзәл Галиева, Салауз-Муханнан Рисәлә Әгъзамова, Мәлләтамактан Зәмдәрия Дәүләтшина, Рәүфә Шәмдинова, Гөлүзә Хуҗина, Мөслимнән Галия Фәрхетдинова, Иске Карамалы авылы мәчете имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт башкаруындагы мөнәҗәтләрне, Флүрә Нуруллина укыган вәгазьне халык тын да алмый тыңлады. – Сагыш, сагыну, моңаю хисләреннән мөнәҗәтләр туа. Мондый кичәдә минем беренче мәртәбә катнашуым һәм тәүге тапкыр мөнәҗәт башкаруым. Күңелләргә үтеп керерлек итеп оештырылган чара йөрәкләребезгә дәва кебек. Шундый җылы очрашу оештырган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә, – ди Гөлүзә Хуҗина. Мөнәҗәтләр кичәсе ахырында намаз укылды. Чара табын артында дәвам итте.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев