Мөмкинлекләре чикләнгән мөслимлеләр спорт ярышларында көч сынашты
Кичә "Мизгел" яшьләр үзәгендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында шахмат, шашка, дартс уеннары буенча ярышлар узды. Дартста беренче урынны Михайловкадан Роберт Исламов, Мөслимнән Зәйтүнә Минһаҗева алды.
Шахмат уенында Дофак Фәттаховка тиңнәр булмады. Шашка уенында беренчелек Михайловкадан Марсель Камаловка, Иске Карамалы авылыннан Рәмзия Хәсәншинага бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев