Мослим

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп эшләнә. Тик алар гына җитәме соң ?

Соңгы вакытта дәүләт тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә лаеклы тормыш шартлары булдыру өчен күп эшләнә. Әмма алар гына җитәме соң? Бу хакта белгечләр һәм гади гражданнар нинди фикердә?

Нурсибә Миңгалимова,

республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсе мөдире:

- Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дәүләт пенсия түли, төрле ташламалар бирә, түләүләрнең бер өлешен субсидия буларак кайтара. Мәсәлән, районда яшәүче дүрт авыру кешегә атнага өч тапкыр Яр Чаллы шәһәренә гемодиализга барырга кирәк. Район аларга машина бирде, юл чыгымнарын авырулар үзләре күтәрә, соңыннан бу акчалар социаль яклау бүлеге аша кайтарыла. 2016 елдан башлап, инвалидлыкны озайтканда безгә килергә кирәк түгел. Инвалидлык туктатылмаган очракта процесс автомат рәвештә башкарыла. Гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирү мөмкинлеге бар. Бу шулай ук уңайлы. Инвалидларны тернәкләндерүнең техник чараларын һәм памперслар алуда проблемалар да бар әле.

Индира Исмәгыйлева,

социаль яклау бүлеге консультанты:

- Тернәкләндерү үзәкләренә бару өчен бирелүче юлламалар санының кимүе - инвалидларның канәгатьсезлеген тудыручы төп мәсьәлә. Элек андый үзәкләрдә бер елга ике тапкыр дәвалану кирәк булса, хәзер ике елга бер тапкыр гына мөмкин. Чират булмаса (ә ул бар) - 1 ел да 2 айга - бер тапкыр.

Гөлчәчәк Бухарина, Мөслим:

Реклама

- Мин инвалидларны финанс ягыннан тәэмин итү җитәрлек түгел, дип саныйм. Коммуналь хезмәтләрне субсидияләүне дә кабаттан карарга кирәк. Чөнки субсидия рәвешендә инвалид өлешенең 50 проценты гына кайтарыла бит, ә бу - бик бәләкәй сумма. Аңлыйм, дәүләтнең андый средстволары юк. Юрист буларак эш бирүчеләрнең производстводагы травмаларга һәм инвалидлыкка китерүче хәлләр өчен җаваплылыгын арттыру кирәк, дип саныйм.

Сагезтдин Садриев, Сал. Мухан:

- Дәүләтнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеген "дүртле"гә бәяләр идем. Ай саен 700-800 сумлык дарулар алам, бушлай бирелүче дарулар исемлегендә миңа кирәклеләре юк. Санаторийларга бару да катлаулы, чөнки чират зур.

Марат Фәрдиев, Мөслим:

- Мин ташламалардан канәгать. Социаль пакеттан файдаланам, дарулар алам, санаторийда яисә тернәкләндерү үзәгендә дәвалану мөмкинлегем бар.

Быел ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үз эшен ачарга теләгән 70 инвалидка ярдәм күрсәтте. Бу хакта пресс-конференциядә ведомство башлыгы Эльмира Зарипова сөйләде. Бизнес ачуда ярдәм алу өчен, бизнес-проектыңны муниципалитетка тапшырырга кирәк. Эшнең җирлек икътисадына ярдәм китерерлек булуы шарт. Кеше үз иленә файда китерсен, иждивенец кына булмасын өчен, эш урыннары булдыру, хезмәткә, иҗатка мәхәббәт тәрбияләү мөһим.

Сораштыруны Гөлнара Хатбуллина үткәрде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 май 2018 - 09:26
    Эльмира Зарипова: җитештерүдәге тән җәрәхәтләре алыну киметә алдык Среди регионов ПФО в Татарстане меньше всего случаев производственного травматизма.
    1
    0
    0
  • 24 май 2018 - 20:38
    Көллияттә укысаң, бай булырсың! Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы авыл хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы тармагы өчен бик күп кирәкле кадрлар әзерли. Бүген биредә тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерәләр.
    75
    0
    0
  • 24 май 2018 - 19:58
    Сәнгать мәктәбе рәссамнары музейда укый? Рәсем сәнгате бүлеге укучылары уку-укыту процессын традицион булмаган формаларда оештырырга ярата.
    20
    0
    0
  • 24 май 2018 - 18:55
    Газетага языл да, телевизор от! 2018 елның икенче яртыеллыгы өчен “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең өч һәм анннан да күбрәк басмасына алты айга язылучылар традицион акциядә катнаша ала.
    16
    0
    0
  • 24 май 2018 - 16:52
    Авылым тарихы: Түбән Табын авылы “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз  турында язмалар биреп барабыз.
    31
    0
    0
  • 24 май 2018 - 15:50
    Бакчачылар май аенда нәрсә эшли Майда бакчачының эшләре артканнан-арта. Бу айда утыртасыларны утыртып өлгерергә, үсентеләргә үсәр өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм, әлбәттә инде, бакчаны карап-тәрбияләп торырга туры киләчәк.
    18
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:47
    Табиб киңәше: ни өчен балаларга прививканы беренче яшьтә ясау мөһим? Прививка – җитди йогышлы авырудан саклану максатында организмга махсус дару препараты кертү. 
    32
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:43
    Суд залыннан. Ялгышлар кабатланмасын Бер мәртәбә дә суд эскәмиясендә утырмаган Илнур белә Ринат хөкемдарны күрү белән комачтай кызардылар да, башларын түбән иделәр. Суд залының рәшәткәле тәрәзәләре аша залга төшкән саран кояш нурлары да аларга шелтәле карыйдыр төсле тоелды. 
    87
    0
    0
  • 24 май 2018 - 12:40
    Ут бетеп торачак авыллар исемлеге 24 нче май көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, сәгать 10нан 14 сәгатькә кадәр, район үзәгендәге Урожайная һәм Пятилетка урамнарында – тулысынча, Тукай урамындагы 1нче йорттан 34нче йортка кадәр , Банк урамындагы 2нче йорттан 18 йортка кадәр , Колхозная урамындагы 15нче,17нче,19нчы йортларда,
    16
    0
    0
  • 24 май 2018 - 11:24
    Казан-1 тимерюл вокзалында яңа зал ачылды Вместимость зала ожидания составляет 55 – 60 человек.
    2
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:26
    "Ләйсән" балалар бакчасында узган "Бала - төп пассажир" акциясе
  • 10 май 2018 - 11:34
    Бөек Җиңү көненә багышланган флеш-моб
  • Бәрәңге утырттыгызмы әле?
    53 кеше тавыш бирде
  • Чыңлады соңгы кыңгырау
  • Әфган сугышында һәлак булган райондашыбыз Фәррахов Илфар Рәмзи улы туып үскән йорт диварына истәлек тактасы куелды
  • Авыл үзешчәннәренең смотр-конкурсы
  • Россия армиясенә - 100 ел
  • Мөслимдә "Йолдызлык" фестивале үтте
  • Чаңгы юлы-2018
Ночной режим