Реклама
Яңалыклар
Мөмкинлекләр вакыты
Җәйге эшләрне төгәлләп, әкренләп кышка күчәбез. Район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмәбез җәй дәвамында башкарылган эшләр һәм алдагы чорга бурычлар турында булыр.
– Рамил Хәмзович, быелгы җәй авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмады. Көзге кыр эшләре дә берничә атнага иртәрәк башланды. Бу өлкәдә эшләр торышына нинди бәя бирерсез?
– Әйе, авыл хуҗалыгы өчен авыр ел булды. Апрельдән августка кадәр җирлегебездә нибары 40 мм яңгыр яуган. Җәен яңгырларның нормадагы күләме – 220-280 мм. Аномаль эсселек, яңгырлар булмау уңышка нык тәэсир итте. Нәтиҗәдә узган ел 160 мең тонна икмәк җыеп алсак, быел ул 60 мең тонна тәшкил итте. Һәр гектардан уртача 11 центнер уңыш алдык. Дөрес, әле рапс, көнбагыш кебек техник культураларны җыеп аласы бар. Әлеге культуралар хисабына авыл хуҗалыгында табыш артыр, дип өметләнәбез. Киләсе ел уңышы өчен 14 мең гектарда көздән чәчү планлаштырыла, шуның 9 мең гектарында эш төгәлләнде инде.
– Коры җәй терлекчелеккә дә тәэсир итте. Маллар өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләндеме?
– Малларны кышлату өчен бер шартлы терлеккә кимендә 30 центнер азык берәмлеге туры килерлек күләмдә терлек азыгы әзерләнергә тиеш. Бүгенге көндә район буенча 6 мең тоннага якын печән, 7100 тонна сенаж, 4 мең тоннадан артык салам, 15 мең тоннадан күбрәк силос әзерләнде. Бер шартлы терлеккә 22,3 центнер азык берәмлеге туры килә, дигән сүз. Бу аз, әлбәттә. Аллага шөкер, узган елгы запаслар бар. Бөртекле культуралар аз булу сәбәпле, кошчы фермерларга үзебезнең җирлектә җитештерелгән икмәк кенә җитми, башка регионнардан азык алу вариантын уйларга кирәк булачак.
– Рамил Хәмзович, Мөслим өчен җәй – төзелешләр вакыты. Быелга планлаштырылган төзелеш-ремонт эшләренең барысы да гамәлгә аштымы?
– Җирлегебездә кырыкка якын Президент программасының егермесе эшли. Коронавирус тәэсирендә хөкүмәт программалары ябылмаса да, финанс средстволары күләме кимеде. Шуңа карамастан, Аллага шөкер, күп кенә планлаштырылган эшләрне башкара алдык. Мәгариф учреждениеләреннән быел Мөслим гимназиясендә, Күбәк, Тат.Шуран, Түбән Табын мәктәпләрендә ремонт үткәрдек. Бассейнга ремонт белән кердек. Берничә мәктәптә ашханәләр тәртипкә китерелде. Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү программасы буенча Пушкин урамындагы өч йортта фасад ремонтланды. “Безнең ишегалды” программасы нигезендә Кооператив, Гагарин, Банк, Тукай урамнарындагы йортлар ишегалдында, Мәлләтамак авылындагы күпфатирлы йорт ишегалдында күләмле эшләр башкарылды. Юллар, парковкалар алдан эшләнү сәбәпле без акчаны җәяүлеләр юлын ясау өчен күбрәк тоттык. Дүрт-биш ел элек район үзәгенә Ташлыярдан су китерү мәсьәләсен уңай хәл иткән идек. Мөслим үсү сәбәпле бу су гына җитми. Быел “Чиста су” программасы буенча Мөслимгә Вәрәшбаштан да су җибәрү проектына старт бирдек.
Киләсе елга бу эшне тулаем башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм. Чистарту корылмалары төзелеше буенча 100 млн сумлык
– Шулай да райондашларыбызны иң сөендергәне – юллар торышын яхшырту юнәлешендә башкарылган эшләрдер, мөгаен...
– Әйе, бу юнәлештә соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Хөкүмәт ярдәме белән Тат. Бүләр, Сәет юнәлешендә юл сала алдык. Карамалы юнәлешендә юл төзелеше тәмамланды, дияргә була. Проектта хата булу сәбәпле генә тоткарлыклар барлыкка килде. Икенче елга әлеге участокта икенче кат асфальт түшәләчәк. Шушы юлны ясар өчен күпергә 120 млн сумлык ремонт эшләнде. Бүген Мөслим – Тат. Шуган юлында капиталь ремонт бара. Быел әлеге участокта беренче кат асфальт түшәләчәк. Мөслим – Әлмәт автоюлында 2 километрга якын озынлыкта капиталь ремонт ясалды. Мөслим эчендә 15 млн сумга юл- урам челтәре ремонтланды. Башкарасы эшләр дә күп. Күперне ремонтлыйсыбыз бар, ул 300 млн сум тирәсе чыгымнар таләп итә. Мөслимнең әйләнеч юлында эш алып барабыз. Мөслим – Әлмәт автоюлында ремонтны төгәлләрбез, дип өметләнәбез. Үрәзмәт белән Октябрь авыллары арасын, хөкүмәт программасына кертеп, ремонтлый алсак, киләчәктә Метрәй, Мухан, Шуран юнәлешендә дә юллар ясарга мөмкинлек булыр иде.
– Төзекләндерү-ремонт эшләренең бер өлеше үзара салым хисабына башкарыла. Быел үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылды?
– Үзара салым программасы уңышлы булды. Үзара салым хисабына авылларның йөзен үзгәртә, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, юллар торышы мәсьәләләрен хәл итә алдык. Быел үзара салым акчасының бер өлеше авылларны, юлларны тәртипкә китерү өчен тотылды, бер өлешен су белән тәэмин итү өчен тотарбыз, дип планлаштырыла. Мөслимдә үзара салым нигездә җәяүлеләр юлын ясау өчен тотылды, бу юнәлештә федераль программадан да файдаландык. Шулай ук өстәмә рәвештә яктырткычлар, кече архитектура формалары куела.
– Рамил Хәмзович, җәйге эшләр турында сөйләшеп, Мөслимдә узган зур чараларга тукталмасак, дөрес булмас. Быел җирлегебездә Бөтенроссия авыл Сабантуе узды, шәһәр төзелеше буенча республика форумы үтте. Әлеге вакыйгалар уңаеннан ни әйтерсез?
– Бөтенроссия авыл Сабантуе безнең өчен зур имтихан булды. Бу эштә катнашмаган, битарафлык күрсәткән бер кеше дә булмагандыр. Һәркем үз өлешен кертте! Мөслимебезне республикага гына түгел, Россиякүләм татар дөньясына күрсәтә алдык. Татарстан өчен бу бик мөһим. Димәк, татар дөньясы яши, Татарстанда зур проектлар эшли! Милләт, тел, гореф- гадәт, дин мәсьәләләрендә мөмкинлекләребезне күрсәтә алдык. Президентыбыз төзелеш форумын да Мөслимдә үткәрү бурычын куйды. Анда үзебезнең эш ысулларын күрсәтек. Бу – киләчәктә, тагын да зуррак проектларга кереп, җирлегебезне тагын да танытырга, районыбызның үсешен тәэмин итәргә этәргеч.
17 - 19 сентябрь көннәрендә тагын бер зур чара – РФ Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Коронавирустан саклану максатында тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк. Сайлауларда барлык райондашларны да актив катнашырга чакырам. Без сайлаячак депутатлар киләчәк тормышыбызга тәэсир итә. Шуңа Татарстан өчен файдалы, кулыннан эш килә торган кандидатларны сайларга киңәш итәм. Районыбызның мөмкинлекләре зур, җирлегебезнең потенциалы көчле. Киләчәктә дә, темпны югалмыйча, матур итеп эшләргә язсын.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев