Мөслим-информ

Мөмкинлекләр белән теләкләр туры килгәч

“Туган як” агрофирмасы эшчәнлеген 2003 елда башлап җибәрде. Нарат Асты, Мәлләтамак, Югары Табын, Түбән Табын, Тугаш, Тамьян, Тегермәнлек авылларының, Сарман һәм Минзәлә районындагы берничә торак пункт җирләрен үз карамагына алган агрофирманы 2018нче елдан Рәдиф Габидинов җитәкли.

– Барысы 18 мең гектар җир биләмәсе бар безнең. Аларда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, рапс, көнбагыш үстерелә. Быел арыш – 2390, көзге бодай – 1135, арпа – 2370, язгы бодай – 4120, борчак – 50, азык катнашмасы – 350 гектарда үстерелде. Болардан тыш 717 гектарда рапс, 1200 гектарда көнбагыш иктек. Барлыгы 30 мең 500 тонна икмәк җыеп алынды. Узган ел ашлыкның тулай җыемы 25 мең 400 тонна иде. Икмәкне нигездә инвесторыбыз “Чаллы икмәге” җәмгыятенә тапшырабыз. Быел 16 мең 600 тонна арыш һәм бодай озаттык. Ашлыкның калган өлеше орлыкка, пай җирләре өчен һәм фуражга калдырылды. Агрофирма кирәк-яраклары өчен дә сатылды, – ди Рәдиф Габидинов.

Агрофирманың 1200 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуларның 400е – савым сыерлары. Бүген бер сыердан уртача 16 литр сөт савып алына. Узган ел белән чагыштырганда 6,5 литрга күбрәк. Тармакта эш ике сменада оештырылды, сыерлар көнгә өч тапкыр савыла. Терлекчелектә бүген 31 кеше хезмәт куя.

– Кышкы чорга җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләдек. Кышка малларыбыз сыйфатлы азык запасы белән керә. Бүгенге көндә 8 мең 500 тонна сенаж, 10 мең тонна силос әзерләнде. Быел инвестор ярдәме белән 120 баш терлеккә исәпләнгән бозаулар торагы төзелде. Һәр бозауга аерым бүлмә формасында эшләнде ул. “Сөт таксие” да көйләнгән биредә. Әлеге җайланма сөтне һәр бозауга җитәрлек күләмдә эчертеп бара. Бу сөтне билгеле бер температурада сакларга ярдәм итә, – ди ферма мөдире Венера Закирова.

Агрофирма бу көздә “Версатель” маркалы трактор да сатып алган. 380 ат көченә ия техника тиз арада зур мәйданнарны эшкәртү мөмкинлеген бирә. Инвестор ярдәме белән алынган техника бүген агрофирма кырларын иңли. Механизаторлар бүген КРГ-8 культиваторы белән Минзәлә ягындагы җирләрне эшкәртәләр.

– Агрофирманың 60 процент җирендә җирләр көзге эшкәртү үтте. 1 ноябрьгә кадәр бу эш белән кулларны чишәргә планлаштырабыз. Бүгене көндә Минзәлә басуларында көнбагыш культурасын җыю бара. Әлеге культураның гектарыннан 21 центнер уңыш чыга. Рапс сугуны атна-ун көн элек төгәлләгән идек. Аның гектар биреме 18 центнер тәшкил итте. 100 гектарда калган кукурузны да ун-унбиш көндә җыеп алырбыз, дип уйлыйм, – ди Рәдиф Габидинов.

Агрофирмада, киләчәктә яңа технологияләр кертеп, күбрәк уңыш алу бәрабәренә ашлыкның үзкыйммәтен киметүне максат итеп эшлиләр. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: ел саен авыл хуҗалыгы техникасы яңартыла. Соңгы өч елда гына да техниканың 70 проценты яңартылган. Терлекчелек тармагындагы үзгәрешләр дә күзгә ташлана. Савып алынган сөт күләме дә канәгатьләнерлек, тораклары да ныклы, маллары да көр. Ферма тирәсендә бүгенге көндә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы нигезендә бетон юл төзелә. Узган ел әлеге программа буенча фермага керү юлы эшләнгән иде. Мөмкинлекләр белән теләкләр туры килгәндә, эшләве рәхәт шул ул.

Рәсемдә: "Туган як" агрофирмасының Мәлләтамак бүлекчәсе эшчесе Фидаил Мәгъсумов.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: