Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәлләтмак авылына "моңнар" кайтты

10 сентябрь көне Мәлләтамак авылы халкына зур сөенеч алып килде: зарыгып көткән мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Шул уңайдан җирлегебез бик күп кунаклар кабул итте.

Мәлләтамак җирлеге башлыгы Айдар Шәйгәрданов, ветераннар советы рәисе урынбасары Әскыя Әхмәтшина, җирлекнең иҗтимагый совет рәисе Расыйх Бакиев кыска гына арада бөтен уңайлыклары булган, заман таләбенә туры китереп салынган мәдәният йортын бүләк иткәннәре өчен авыл халкы исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә, "Евростиль" подряд оешмасына, төзелештә катнашкан һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде.

Мәдәният йортының тышы гына түгел, эчке өлеше дә искиткеч матур бизәлгән. Андагы матурлыкны, зәвык белән эшләнгән тәрәзә һәм сәхнә пәрдәләрен, иркен тамаша залын күреп, халык аһ итте. Зал тулы тамашачы алдында район мәдәният йорты үзешчәннәре сәхнә тотты. Алып баручы Гөлзәрия Шакированың һәр сүзен халык йотлыгып тыңлады. Индира Тимкина, Алмаз Гобәйдуллинның биюләре, Илфират Зәйниев, Илдар Сәгъдиевнең һәм яшь үзешчәннәрнең җырлары дөнья мәшәкатьләрен оныттырды, яшәргә дәрт бирде, күңелләребезгә дәва булды. Яшьләр һәм урта буын өчен генә түгел, аралашуга мохтаҗ булган, бер авыз сүз ишетергә тилмереп, өйдә утырган өлкәннәр өчен дә бик кирәк иде мәдәни учак. Мәллә ярының бер ягында, адәм балаларын иманга чакырып, азан тавышы яңгыраса, икенче ярында, йөрәкләргә очкын салып, мәдәни учак дөрләр, авылыбызга моңнар кайтыр, иншаллаһ.

Әския Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев