Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәлләтамакта Чәчкә концерты булды

Җомга көнне Мәлләтамак авылы мәдәният йортында якташыбыз - Баланлы авылы кызы Чәчкәнең концерты булды. Популяр җырчы заманча җырлар белән беррәттән татар халык җырларын да башкарды. Концертта Чәчкәнең тормыш иптәше Ирек, баянчы һәм җырчы Рүзил Вәлиев һәм биючеләр катнашты. Тамашачылар Чәчкәгә кушылып җырладылар, биеделәр. Чәчкә тамашачылардан бик күп чәчәк букетлары кабул итеп алды. Бу кичтә авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Авылыбыз егете - "Перфектстрой" оешмасы җитәкчесе Рушад Рөстәмов үз хезмәткәрләренә концертны бушлай карау мөмкинлеген тудырды.

Фото Чәчкәнең Вконтакте социаль челтәрендәге төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев