Мәлләтамакта 11 млн сумлык мәдәният йорты төзелә

ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең директор урынбасары Рафар Шакиров Мөслимдә эш визиты белән булып китте. Рафар Мирзанурович иң элек Мәлләтамакта сафка басып килүче мәдәният йортын карады. Авыл клубы белән бер түбә астында китапханә, фельдшер бүлмәсе, җирле үзидарә урнашыр дип планлаштырыла.
Төзелешкә барлыгы 11 млн сум акча сарыф ителәчәк. Бинаның стеналары күтәрелеп беткән. Бу атнада тәрәзәләр куелып, түбә ябу, штукатурлау эшләре дә башланып китәчәк. Эшне Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" төзү оешмасы башкара. Объектны тулаем 20 августка тапшырырга планлаштыралар.
Чираттагы тукталыш - Мөслимдә тиздән кулланылышка тапшырылачак "Күбәләк" балалар бакчасы. 140 урынга исәпләнгән ике катлы бинаның түбәсе ябылып, тәрәзәләр куелды. Эчке буяу эшләренең бер каты төгәлләнде, линолеум җәелә башлады, электр үткәрелеп бетү алдында, телефон һәм интернет челтәрләре сузыла. Бакча территориясендә балалар өчен уен верандалары да эшләнә, бүгенге көндә аларның конструкцияләрен төзү бара. Хәзер объект территориясен төзекләндерү, эчке инженерлык челтәрләре эшләрен төгәлләү, җиһаз комплектлау эшләре генә калып килә. Бинаны 1 августка кулланышка тапшыру бурычы куелган.
Рафар Мирзанурович капиталь ремонт башланып киткән поликлиника бинасында да булып, төзелешкә бәйле үз фикерләрен җиткерде. Ремонт өчен республика бюджетыннан 64 млн сум күләмендә акча кайтачак.
Ветераннар өчен Пушкин урамы, 96 нчы йорт адресы буенча салынучы йортта да эшләр кызу темп белән бара. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы эшчеләре йортның беренче катын күтәреп бетергән дияргә була. Йорт 15 ноябрьгә үзенең хуҗаларын кабул итәр дип планлаштырыла.
Рафар Шакиров төзелеш объектларында барган эшләргә уңай бәя биреп, алга таба эшне тагын да тизләтү кирәклеген ассызыклады.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 12:26Тәмлетамак. Роллы рецепты Роллы – япон кухнясы ризыгы. Әле кайчан гына аны кафе-рестораннарда гына ашарга яки заказ белән өйгә китертергә була иде. Бүген исә өй шартларында роллы әзерләүчеләр дә шактый.18600
-
21 май 2022 - 10:22Сары губка – пыяла өчен Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс – төп классификатор. Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була.3100
-
20 май 2022 - 20:30Тузганак чәчәгеннән бал Тузганак чәчәгеннән бал ясау рецептын тәкъдим итәбез.97602
-
20 май 2022 - 19:27Авылым тарихы. Ташлыяр Ташлыяр – Мәллә елгасы буенда урнашкан авыл. Мөслимнән көньяк-көнбатышка таба 17 км ераклыкта. XVIII гасырның беренче яртысында эчке эшләр министры А. М. Горчаков биләмәләрендә нигез салынган. 1861 елга кадәр халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Бу чорда авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук балта осталыгы эше киң таралган булган.62700
-
20 май 2022 - 17:23Яңа Усы авылында – кунаклар Яңа Усы мәктәбендә укучылар ансамбленең керәшен җыруын башкару осталыгын да күрделәр кунаклар, авылның мәдәният йортында “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән дә очраштылар.15000
-
20 май 2022 - 16:26Суд залыннан. Яман дусларны иш итмә! Кәрәзле телефоннарның ниндиләре генә юк хәзер! Гади кнопкалы телефоннарны күптән онытып, андроид, айфон, айпадлар кулланабыз. Ләкин бу кыйммәтле замана техникасын алу өчен кесә ягың да калын булырга тиеш шул!57100
-
20 май 2022 - 14:56Казан белән Болгарда уникаль ут тамашасы күрсәтә башладылар 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә.10700
-
20 май 2022 - 13:23Әхлакый кыйммәтләр кечкенәдән салынсын Мәктәптә ел буена барган Рушат дәресләренең йомгаклау әңгәмәләре мемориаль комплексның халык хәтере өчен әһәмияте, төзелү максаты, анда үз-үзеңе тоту кагыйдәләренә багышланды.13400
-
20 май 2022 - 12:29Әстерхан Сабантуе Мөслим районы делегациясе Әстерхан өлкә Сабантуенда булып кайтты.17700
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5063402
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.366800
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.316901
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).231904
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.193303
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика