Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәлләтамаклыларның бәйрәм ялы авыл клубында үтә

8 март көнне-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мәлләтамак мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Айгөл Нуруллина, Людмила Рөстәмова, авылның әбиләре өчен бәйрәм үткәргәннәр. "Айгөл һәм Людмила безне чәй өстәле әзерләп кунак иттеләр. Айгөл бәйрәм турында сөйләсә, Людмила берсеннән-берсе матур шигырьләр укыды. Шулай ук төрле бәйгеләр дә үткәрелде. Баянчы кызыбыз Әлфия баянда...

8 март көнне-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мәлләтамак мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Айгөл Нуруллина, Людмила Рөстәмова, авылның әбиләре өчен бәйрәм үткәргәннәр. "Айгөл һәм Людмила безне чәй өстәле әзерләп кунак иттеләр. Айгөл бәйрәм турында сөйләсә, Людмила берсеннән-берсе матур шигырьләр укыды. Шулай ук төрле бәйгеләр дә үткәрелде. Баянчы кызыбыз Әлфия баянда уйнап, яшь чактагы җырларны искә төшердек. Бәйрәм бик күңелле үтте. Мәдәният йорты хүезмәткәрләренә шундый кичә үткәргәннәре өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Гаиләләренә иминлек, тынгысыз эшләрендә сабырлык, иҗади уңышлар телибез! - дип хәбәр итәләр Мәлләтамак авылы әбиләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев