Мөслим-информ

Мәлләтамаклылар Яр Чаллыда үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итте

Мәлләтамак авыл җирлеге "Туган як" агрофирмасы белән берлектә шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә узган көзге ярминкәдә катнашты.

Алар шәһәр халкына ит, бәрәңге, суган, кишер, кәбестә кебек үзләрендә җитештерелгән азык-төлек продукциясен тәкъдим итте. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан биредә коймак белән чәй дә әзерләнгән иде, дип хәбәр итә җирлек башкарма комитеты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: