Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәлләтамаклылар ветераннарын обелиск янында хөрмәтләде

8 нче май көнне Мәлләтамак авыл җирлегендә сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг үтте. Анда авылыбызда яшәүче ике сугыш ветераны, тыл ветераннары һәм бер сугышчы-интернационалистны чакырдык, алар сугыш хатирәләре белән уртаклаштылар һәм бәйрәм котлауларын җиткерделәр, дип язалар безгә Мәлләтамак авыл җирлегеннән.

Аннары башлангыч класс укучылары, "Куянкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр монтаж куйдылар. Митингта иҗтимагый советы рәисе Моряк Йосыпов катнашты һәм чыгыш ясады. Соңыннан бәйрәм Мәлләтамак мәдәният йортында әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. "Туган як" агрофирмасы ике сугыш ветеранына-Ризатдин Сәхбиевка һәм Миңнемөхәммәт Хәлиуллинга - бәйрәм пакетлары әзерләгән иде, дип хәбәр иттеләр Мәлләтамак авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев