Мөслим-информ

Мәлләтамак нәниләре әниләрен кунак итте

РФ Президентының 1998 нче елның 30 гыйнварында кабул ителгән карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә ел саен Әниләр көне билгеләп үтелә.

Мәлләтамак авылындагы "Куянкай" балалар бакчасына йөрүчеләр һәм башлангыч мәктәп укучылары берлектә Әниләр көне үткәрелде. Бәйрәм концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды. Китапханәче Людмила Игошева җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрүче балалар бию осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәният йорты директоры Айгөл Нуруллина ярдәмендә әзерләгән "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. Соңыннан әниләр үзләре алып килгән тәм-томнар белән бергәләп чәй эчтеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: