Мөслим-информ

Мәлләтамак һәм Түбән Табын авыл җирлекләрендә отчет сессияләре узды

Гадәттәгече Түбән табын авыл җирлегенең отчет сессия авыл башлыгы Илдар Гильметдинов чыгышыннан башланды. Ул 2014 нче елда башкарылганнарга хисап тотты.

Түбән Табын авыл җирлегенә Югары Табын, Тугаш, Тегермәнлек, Тамьян авыллары керә. 2014 елда бу җирлектә 678 мең 445 сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге акчага авыл җирлегендә бик күп эшләр башкарылган, авыл халкын борчыган иң зур сорау - ул юлларга ремонт ясалган, су системасы үзгәртелгән, яңа светодиодлы лампалар куелган, карт агачлар киселгән, кыш көннәрендә авыл юлларын кардан чистартуга да зур көч куела. Җирлектә 1 урта белем бирү мәктәбе, 2 башлангыч мәктәп, балалар бакчасы эшли. Түбән Табын авылында зур ремонттан соң коррекцион мәктәп ачылуы көтелә. Югары Табын авылының элеккеге ФАП бинасына реконструкция ясалып,анда полиция участок инспекторы өчен эш һәм яшәү урыны булдырылды.

Мәллә Тамак авыл җирлегенең отчет сессиясе дә авыл башлыгы Айдар Шәйгарданов чыгышыннан башланып китте. Бүгенге көндә җирлектә барлыгы 292 хуҗалык,748 кеше исәпләнә. Җирлектә 2 эшмәкәр халыкка хезмәт күрсәтә, Нарат Астындагы шәхси эшмәкәр Гайнетдинов иске кибетне ремонтлаганна соң бер ягында икмәк пешерү цехы ачкан, бүгенге көндә алар икмәк һәм камыр ризыклары пешерү белән мәшгуль.

Үзара салым акчасы узган елда 110 мең сум күләмендә җыелган.Өстәвенә 440 мең сум дәүләт субсидиясе кайткан. Шуның 300 мең сумы юл ремонтына , 97 мең сумы зиаратны төзекләндерү өчен материаллар алуга күчерелгән.

Бүгенге көндә Мәллә Тамак авыл халкын борчыган сорау, җирлектә берничә урамда багана утлары янмый борчый, бу сорауга авыл башлыгы Айдар Нуруллович "бу проблема быел иң беренче чиратта хәл ителәчәк дип вәгъдә бирде. Шулай ук авыл халкының сорауларына район башлыгы Рамил Муллин да җавап бирде.

Рамил Хәмзович үз чыгышның ахырында булган проблемаларны бергә хәл иткән очракта гына уңышка ирешә алачакбыз диде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: