Мөслим-информ

Мәлләтамак авылында янгын чыккан

Узган ел җирлегебездә барлыгы 27 янгын булып, аларда шәхси йортлар, корылмалар зыян күрде.

Бу елны беренче янгын очрагы 3 гыйнвар көнне Мәлләтамак авылында булды. Шәхси ихатадагы сарай көндезге сәгатьләрдә янып, көлгә әйләнде. Сәбәбе - электр чыбыгындагы кыска ялганыш. Райондашларыбыздан ут приборлары белән эш иткәндә аеруча сак булуларын сорыйбыз, янып торган мичләрне караучысыз калдырмасагыз иде", - ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: