Мөслим-информ

Мәлләтамак авыл җирлеге саннарда

292 хуҗалыкта 667 кеше гомер кичерә.

Мәлләтамак авыл җирлегенә Мәлләтамак һәм Нарат Асты авыллары керә. 292 хуҗалыкта 667 кеше гомер кичерә. Җирлектә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, ике ФАП, ике авыл клубы, китапханә, шәхси эшмәкәрләр Эльвира Сираева, Фәйрүзә Гайнетдинованың азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары кибетләре халыкка хезмәт күрсәтә. Бу елны җирлектә 9 бала туган, 2 пар язылышкан, бер егет армия хезмәтен уза. Бу елны халыктан 466 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелып алынды. Иң зур эшләрнең берсе – Кооператив урамына юл салу әлеге средстволар хисабына башкарылган. Бер километр озынлыктагы юлга гравий салынган, канаулар ярылган. Әлеге эш өчен 511 мең сум акча сарыф ителгән.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: