Мөслим-информ

Мәлләтамак авылында күпфункцияле үзәк ачылды

10 сентябрь көнне Мәлләтамак авылында күпфункцияле үзәк кулланылышка тапшырылды. "Евростиль" подряд оешмасы көче белән сафка бастырылган әлеге корылма 200 урынлык тамаша залы, китапханә, ФАП һәм җирле үзидарәне берләштерә.

Үзәкне булдыру өчен дәүләт тарафыннан 11 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән иде. Бинаны ачу тантанасында район җитәкчелеге, эшне башкарган подряд оешма вәкилләре һәм авыл халкы катнашты. Яңа сәхнәдә район үзешчәннәре бәйрәм концерты күрсәтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: