Мәлләтамак авылы мәчетендә җылы идән ясалды
Мәлләтамак авылы мәчетендә күләмле эшләр эшләнде. Мәчеткә экономияле яңа газ котелы куелды.
Намаз уку залына җылы идән ясалды. Материалларны алырга мәчет картлары, авыл кешеләре ярдәм итте. Бу эшләрнең барысын да авылыбыз егете - Рушад Рөстәмов җитәкчелегендәге "Перфектстрой" оешмасы егетләре тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарды. Якын арада мәчеткә җылы су белән тәэмин итү өчен бойлер куелачак һәм тәһарәтханә ясалачак, дип хәбәр иттеләр Мәлләтамак авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев