Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәүлид мөбарәк булсын!

18 октябрь көнне Элемтә авылындагы “Әсгать” мәчетендә Мәүлид аена багышлап бик матур мәҗлес үтте.

Расыйх хәзрәт сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. тормышындагы могҗизалы вакыйгалар турында вәгазь сөйләде. Коръән сүрәләре укып, мөселман әрвахлар рухына дога кылдык. 
Бәйрәмебез мул чәй табыны артында дәвам итте. Мөхтәсибәттән килгән кунаклар мәҗлесебезне тагын да бизәде. Сәрия абыстай, Мәүлид бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Расыйх хәзрәтнең әнисе язган мөнәҗәтләрне укуы нур өстенә нур булды. Һәрбарчабызга сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәтләрен үтәп яшәргә насыйп булса иде.
Резеда Гыймаева. 
Михайловка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев