Мөслим-информ

Әмәкәйлеләр кошларга җимлекләр ясап элгән

Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны истә тотып, һәр елны Әмәкәй мәктәбе укучылары кошларга җимлекләр әзерли.

Бу атнада да мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өйләрендә әти-әниләр ярдәме белән җимлекләр ясап, аларны мәктәп һәм өйләре янындагыф агачларга элеп куйды. Балалар һәр көнне җимлекләргә көнбагыш, кабак орлыклары, ипи валчыклары сала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: