Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәйдә Әфган сугышында һәлак булган Илфар Фәррахов исемен мәңгеләштерделәр

Әмәкәй авылында Әфган сугышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган райондашыбыз – Фәррахов Илфар Рәмзи улы туып үскән йорт диварына истәлек тактасы куелды.

       Чарага күрше-тирә районнардан, Әстерхан, Уфа, Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән әфган сугышы ветераннары, Илфарның сугышчан дуслары, район җәмәгатьчелеге, авыл халкы, мәктәп укучылары килгән иде. Әфганчылар иң элек Әмәкәй авылы зиратында җирләнгән Илфар Фәррахов, кайткач арабыздан киткән бертуган Филис, Фаяз Исмәгыйлевлар каберләренә чәчәкләр салдылар. Аннары Фәрраховлар йорты каршында хәтер митингы булды. Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде. Бер-бер артлы Илфарның классташлары, сугышчан дуслары, туганнары сүз алды. Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов Илфарның солдат хатларын укыганда түгеләм-түгеләм дип торган күңел елгалары ташып, күзләргә яшь килде. Һәркемне дулкынландырган чара Әмәкәй мәктәбендә оештырылган табын артында дәвам итте.

ЧАРАДАН ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖНЫ МОННАН КАРЫЙ АЛАСЫЗ: http://muslumirc.ru/photo/fgan-sugyshynda-lak-bulgan-rayondashybyz-frrakhov-ilfar-rmzi-uly-tuyp-skn-yort-divaryna-istlek-taktasy-kueldy.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев