Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәй авылы халкы 9 май бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Сугышта һәлак булганнарга рәхмәт һәм дан хисләрен белдергән җырлар, шигырьләр яңгырады. Мәктәп укучылары чыгышлары бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Әмәкәй авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан оштырылган бәйрәм чарасы аеруча матур итеп әзерләнгән иде. Район сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры җирлекне тантаналы моңга күмде. Бәйрәмне ачып, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде.

Сугышта һәлак булганнарга рәхмәт һәм дан хисләрен белдергән җырлар, шигырьләр яңгырады. Мәктәп укучылары чыгышлары бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Обелиск алдына веноклар салганнан соң, укучылар ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Авыл мәдәният йорты каршында оештырылган бәйрәм сый тулы чәй өстәле артында дәвам итте.

Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Фронтка китүче авылдашларыбызның яртыдан артыгы чит-ят җирдә ятып калды. Әмәкәй авыл җирлегеннән 380 кеше сугышка китә, аларның нибары 87се генә туган якларына әйләнеп кайта. Кызганычка каршы, ветераннар сафы, тыл батырларының сафы елдан – ел сирәгәя бара. Бүген авылда бер БВС ветераны гына гомер кичерә. 98 яшьлек Мөшәрәфә Шәйхуллинага бу көнне ТР Президентының Котлау открыткасы һәм күчтәнәч пакеты да тапшырылды.

Иске Карамалы авылында да бәйрәм мизгелләрен тамаша кылырга өлгердек. Үлемсез полк – БВС ветераннарының агач кысалардагы фотосурәтләре, шарлар, чәчәкләр тоткан малайлар-кызларның дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев