Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәй авылы кешесе янәдән исерек көе рульгә утырган

Мөслим районында яшәүче 48 яшьлек кеше исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен хөкем ителде.

Мөслим районы прокуратурасы 48 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (элек административ җаваплылыкка тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы) гаепле дип тапты.

Суд билгеләгәнчә, 2019нчы елның 26 июлендә 11 сәгать 5 минутта элек исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган Әмәкәй авылы кешесе янәдән исерек көе рульгә утырган. Аны Мөслим-Әмәкәй юлының 43 километрында Октябрь авылы янында юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләре тутктата. Гаепле үз гаебен таныды.

Суд аны 3 елга транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм итте һәм 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге җәзага тартты. Карар үз көченә керде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X