Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әмәкәй авылында булган җинаять эшенең төгәл фактлары ачыкланды

28 июньдә Әмәкәй авылында коточкыч җинаять кылына. Бергә утырып эчкәннән соң, ике шешәдәш дус - Р. белән А. "яшел елан" тагын кирәк дигән фикергә килә. Берсе икенчесенә, кибеткә барып аракы алып килү өчен, 96 сум акча бирә.

Икенчесе кибеттән буш кул белән, аракысыз һәм акчасыз кайтып кергәч, болар сугышып ук китәләр. Соңыннан өйләренә таралышалар. Төнге 11ләр тирәсендә Р. А.ның йортына килә һәм тупсасына абынып егыла. Тавышка уянып чыккан хуҗа авылдашының башына берничә тапкыр кадак суыргыч белән суга. Һәм кан эчендә яткан дустына игътибар итмичә яңадан урынына менеп ята.Тикшерүчеләр башка уннан артык сугылган, ди. Алган җәрәһәтләрдән әлеге ир-ат вакыйга булган урында җан бирә. Район эчке эшләр бүлегенә А. үзе шалтыратып хәбәр итә. Ул бүген сак астына алынган. Җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев